Мөхәммәт Габдеһү

Мөхәммәт Габдеһү, гарәп. محمد عبده‎, рус. Муха́ммад А́бдо (Абду) (1849-1905) — Мисырда мөселман яңарышының күренекле галиме, нәшир. Хәзерге заман Коръән тәфсиренең күренекле мөәллифләренең берсе. Шәригатькә реформа ясауга зур тырышлык куя. Мисырның баш мөфтие (1899-1905).

Мөхәммәт Габдеһү
гарәп. محمد عبده
Туган телдә исем гарәп. محمد عبده
Әйтелеш
Туган 1 гыйнвар 1849(1849-01-01)
Мисыр Танта шәһәре Шаһшир-әл-Һисса авылы
Үлгән 11 июль 1905(1905-07-11) (56 яшь)
Искәндәрия
Үлем сәбәбе бавыр яман шеше[d]
Милләт гарәп (төрекмән)
Ватандашлыгы Мисыр Мисыр
Әлма-матер Әл-Әзһәр университеты
Һөнәре казый, мөфти, нәшир
Эш бирүче Әл-Әзһәр университеты

 [[commons:Category:Mohammed Abduh|Мөхәммәт Габдеһү
гарәп. محمد عبده‎]]
Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
М. Габдеһү язган «Тәүхид». Казанда 1911 елда Г. Буби тәрҗемәсендә басылган.

1849 елның 1 гыйнварында Мисырның Нил елгасы дельтасында урнашкан Танта шәһәре янындагы Шаһшир-әл-Һисса авылында төрекмән гаиләсендә туган. 13 яшендә Әхмәдия мәчетендә укый башлый, суфичылык белән мавыга. Әл-Әзһар университетында укыган (1866-1870). Үзлегеннән Аурупаның мәдәни мирасын өйрәнгән. Панисламизмга нигез салучы, сәет Җамалетдин Әфганинең (1839-1897) шәкерте һәм көрәштәше.

Аурупада үзгәртү

1882 елда полковник Гарәби паша (1842-1911) фетнәсен яклавы өчен, 6 елга илдән сөрелә. Ливан, Франция, Бөекбританиядә яши. 1884 елда Парижда Җамалетдин әл-Әфгани белән бергә «Әл-урват әл-вуска» (Мөстәхкәм берлек) исемле яшерен җәмгыять төзи. Мөселман зыялылары арасында тәэсирле булган «Әл-Урват әл-вуска» газетасы да нәшер итә.

Мисырда үзгәртү

  • 1888 елда Мисырга кайтып, казый, Мисыр матбугат департаменты башлыгы, хөкүмәт газетасының баш мөхәррире, канун чыгару шурасы әгъзасы булып эшли. Әл-Әзһар дәрелфөнүнендә мөдәррис була, шулай ук мантыйк һәм дин гыйлеменнән лекцияләр укый. Университетта хисап, тарих, география фәннәрен укытуны кертә.
  • 1898 «Әл-Мәнар» дини оешмасын нигезли.
  • 1899 елдан вафатына кадәр Мисырның баш мөфтие була.
  • 1876-1905 еллар аралыгында «Әл-вакаи әл-Мисрия» (тат. Мисыр вакыйгалары) газетасында чыккан мәкаләләре хәзерге заман гарәп әдәбияты, публицистикасы һәм гарәп теле үсешенә зур йогынты ясый.

Хезмәтләре үзгәртү

Шәригать һәм дини тәгълимат буенча 30 дан артык хезмәт язган. «Рисалә әт-тәүхид» (Аллаһының берлеге турында трактат) (1897), «Тәфсир әл-Коръән әл-хәким» (Коръән тәфсире) (1898-1905). Хезмәтләрендә исламга реформа ясарга, аны җәмгыятьтәге яңа мөнәсәбәтләргә яраклаштырырга омтылыш ясый. Дини йолаларны гадиләштерергә тәкъдим итә.

Реформатор эшчәнлеге үзгәртү

  • Ислам догматларын акылга ятышлы һәм заман таләпләренә туры китереп аңлатырга тырыша.
  • Тәкъдир турындагы өйрәтүләрне кире кагып, табигатьнең һәм җәмгыятьнең үсеш закончалыкларын таный.
  • Табигать закончалыкларын «Аллаһы акылының чагылышы» итеп карарга өнди.
  • Мөселман халыклары конфедерациясе рәвешендә ислам хәлифәтен торгызу идеясен күтәреп чыга.
  • Мөселманнарга кеше һәм хайваннар сурәтләрен ясарга рөхсәт бирүче, банкларга акча салып, алардан файда күрергә, аурупача баш киеме кияргә һ.б. рөхсәт бирүче фәтвалары бик популяр була.

Шәкертләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Ислам (белешмә-сүзлек) (төзүчесе Заһид Шәфигый). Казан, 1993. ISBN 5-298-00949-2

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү