Яңавыл (Сорочинск районы)

(Яңа Биләгүр битеннән юнәлтелде)

Яңавыл (рус. Новобелогорка) — Ырынбур өлкәсенең Сорочинск районында бердәнбер татар авылы. Авыл атамасы күршедәге Старая Белогорка, яки Искеавылга нисбәтле рәвештә барлыкка килгән. Утызынчы елларгача бу авыллар Самар губернасы, Бозаулык өязенә карыйлар. Якындагы тимер юл станцияләре – Яңа Сергиевск һәм Сорочинск.

Яңавыл (Ырынбур өлкәсе)
География
АТБ Сорочинск районы
Ил Россия
Почта индексы 461944 Edit this on Wikidata

Тарихи белешмәҮзгәртү

Авыл 1767 елда бер төркем Бөгелмә өязе кешеләре килеп нигезли. 7 чакрым көнчыгышрак Иске Белогор авылы урнашкан (Яңа Сергиевка районы). Анда руслар һәм Пенза мишәрләре яши. Бераз иртәрәк оешканга ул Искеавыл исеме белән калган. 1806 елда хөкүмәт Спас өязеннән керәшеннәрне китереп утырта. Яңа урында аларның һәммәсе мөселманлыкка кайта. 1828-1858 елларда алар мөселман булып калу өчен көрәшеп яши, чөнки хөкүмәт аларны рус авылларына күчереп утыртырга боерык чыгара.

1919 еллар арасында авыл янында Казанда оешкан Беренче татар укчы полкы белән ак гаскәриләр арасында канкойгыч бәрелешләр була.

ТабигатьҮзгәртү

Авылның төньягында куе урман, көньягында Бозаулык елгасы агып ята. Идел һәм Җаек елгаларының су бүленеше сыртында калкып торган Актау (акбур тавы) шул Искеавылның үр очында. Аның көнбатыш битләвеннән башланган Бозаулык суы Идел бассейнындагы Самар елгасына, көнчыгыш битләү елгасы Иртәк — тарихи Җаек суына коя. Географик карталарда ул, Урал тауларының иң көньяк-көнбатыш очы буларак, «Меловый сырт» дип исемләнә. Белогорка-Актауны төрле яктан таучыклар кочаклап тора, күлләр, чишмәләр бихисап. Аларның исемнәре дә бик матур: Тирән күл, Тавык күле, Казан күле.

МәгарифҮзгәртү

Моннан унбиш ел элек төзелгән Яңа Белогор төп (9 еллык) мәктәп бинасында 30 укучы белем ала. Татар теле укытыла. Авылда эш урыннары булмау сәбәпле (элеккеге күмәк хуҗалык таркалган, күп чәчү мәйданнары эшкәртелми ята, терлекчелек фермалары да җимерелгән, яшьләр читкә китәргә мәҗбүр.

ХалыкҮзгәртү

Халык саны
2010[1]
378

Милләтләр (2010): татарлар — 88,8%, руслар — 6,4%, башкортлар — 2,7%, казакълар — 2,1%.[2][3]

Танылган шәхесләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү