Борһан Шәрәф (1883, Аксу, Әлки вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясеиюнь 1942, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]) — җәмәгать эшлеклесе, язучы, нашир, педагог. «Мөхәммәдия» (1899-1905) һәм «Хөсәения» (1909-1918) мәдрәсәләрендә мөгаллим. Бер үк вакытта 1905-1917 елларда «Казан мөхбире», «Әxбар», «Вакыт» гәҗитләре, «Шура» журналы хезмәткәре. 1917 елда Ырынбур мөселманнар бюросы рәисе. 1919-1923 елларда Ырынбурда Халык мәгарифе институтында укыта. 1930 елдан Урта Азиядә (Ташкәнт, Алматы) наширлек хезмәтендә. Гани Хөсәеневкә багышланган «Гани бай» (1914), «Иран мәктүпләре» (1909) һ.б. хезмәтләр авторы.

Борһан Шәрәф
Туган 1883
Аксу, Әлки вулысы, Тәтеш өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән июнь 1942
Татарстан АССР, РСФСР, СССР[1]
Яшәгән урын Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Кардәшләр Шәһәр Шәрәф, Гыйльметдин Шәрәф һәм Галимҗан Шәрәф

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү