Галимҗан Шәрәф, Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәф (1896 елның 29 декабре, Тәтеш өязе, Аксу1950 елның 13 гыйнвары, Казан) — тел галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. Милләт Мәҗлесе депутаты. Идел-Урал штатлары төзү тарафдары. Атаклы бертуган Шәрәфләрнең берсе.

Галимҗан Шәрәф
Туган телдә исем Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәф
Туган 29 декабрь 1896(1896-12-29)
Казан губернасы, Тәтеш өязе, Аксу
Үлгән 13 гыйнвар 1950(1950-01-13) (53 яшь)
Казан
Яшәгән урын Жуковский урамы, 15[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре тел галиме, язучы, сәясәтче
Җефет Әсма Ризаээдин кызы (Фәхреддин)
Балалар улы Арыслан, кызы Йолдыз
Ата-ана
  • Шәрәфетдин Хөснетдин улы (әти)
  • Гайнелнәвал Нигъмәтулла кызы (әни)
Кардәшләр Шәһәр Шәрәф[2], Гыйльметдин Шәрәф[2] һәм Борһан Шәрәф[2]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Г. Шәрәф хатыны Әсма Ризаэддин кызы, кызы Йолдыз белән.
art16.ru

1896 елның 29 декабрендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Буа районы) Аксу авылында туган. Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәнең икенче баскычын тәмамлагач, үзлегеннән әзерләнеп, Казанның 2нче реаль укуханәсенә укырга керә һәм аны 1915 елда тәмамлый. Петроградка китеп, тимер юл инженерлары институтына керә. Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары аркасында укуын ташларга мәҗбүр була. 1917 елның маенда Мәскәүдә мөселман халыкларының милли-дәүләтчелек төзелешләре мәсьәләсен караучы Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда катнаша. Татарлар өчен туфраклы мохтарият[3] кулай булачагы турында чыгыш ясый. Июль аенда Казанда узган Бөтенроссия мөселман хәрбиләре, татар укытучылары, мөселман руханилары корылтайларында да татарлар өчен милли-мәдәни мохтарият (әгәр ул террирториаль булса) игълан ителүен яклый. Аны милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашырырга тиешле һәйәт составына сайлыйлар. 1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли Мәҗлес сессиясендә Идел-Урал штатлары игълан ителүгә күп көч сала, җөмһүрият мәйданының картасын төзи. Милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашырырга тиешле һәйәт Казанга күчкәч, аның рәисе итеп И.С. Алкин, урынбасары итеп Г. Шәрәф раслана. Г. Шәрәфнең милли дәүләт төзелеше турындагы фикерләре беркадәр үзгәрә. Беренчедән, ул Милли-мәдәни мохтариятне федерация составындагы җөмһүрият итеп төзергә тәкъдим итә. Икенчедән, хакимият органнары Советлар системасы буенча сайланырга тиеш, ди. Өченчедән, һәр Совет халыкның милли нисбәтен искә алып сайлануын яклый. И.В. Сталин Г. Шәрәфне телеграфка чакыра һәм Идел-Урал штатлары мәсьәләсе белән кызыксына. Г. Шәрәф телеграф аша Идел-Урал штатлары, аның мәйданы һәм чикләре турында тәфсилле аңлатма бирә. Ике көннән, 1918 елның 22 мартында РСФСР милләтләр эше буенча халык комиссариаты «Татар-Башкорт республикасы төзү турында» декрет игълан итә[4]. Идел-Урал штатлары һәйәтенең эше туктатыла. Нәтиҗәдә, Идел-Урал штатлары төзеләсе төбәктә 1920 ел урталарына өч административ берәмлек — Кече Башкортстан җөмһүрияте, Татарстан җөмһүрияте һәм Уфа губернасы барлыкка килә. Уфа губернасының язмышы референдум юлы белән хәл ителергә тиеш була[5]. Ләкин 1922 елда Уфа губернасы Үзәкнең декреты белән генә Кече Башкортстанга кушыла. Татар халкының күп гасырлар дәвамында өметләнгән дәүләтчелеген торгызу теләге җимерелә барганын күреп, Г. Шәрәф сәяси активлыгын киметергә мәҗбүр була. Гыйльми-фәнни эшчәнлеген көчәйтә. 1919-1920 елларда Казан университетында Н.Ф. Катанов җитәкчелегендә төрки телләр, Н.И. Ашмарин җитәкчелегендә чуаш теле, В.А. Богородицкий җитәкчелегендә татар теле һәм гомуми телбелем буенча тикшеренү эшләре алып бара. Татар теленең орфографиясен үзгәртү буенча зур тырышлык белән эшли. 1921-1922 елларда ТАССР халык мәгарифе халык комиссариатының Академүзәгенең Шәрекъ бүлеге мөдире була. Татарча язманы үзгәртү буенча Татарстан АССР хөкүмәте каршында оештырылган комиссиянең гыйльми сәркатибе булып тора. 1922-1937 елларда Шәрекъ (1931 елдан Татар, 1934 елдан Казан) педагогик институтында фәнни-педагогик эш алып бара.

Сәяси золым үзгәртү

1937 елның 20 февраленнән, «педагогия институтында оялаган халык дошманнарын фаш итү кампаниясе» кысаларында, институт җитәкчелеге аңа бөтен бүлекләрдә һәм курсларда лекцияләр укуны тыя. 1937 елның 23 мартында кулга алына. 1940 елның 27 февралендә ССРБ НКВДсы каршындагы махсус киңәшмә Г. Шәрәфне «Советка каршы милләтче оешма эшендә катнашкан өчен» 8 елга хезмәт белән төзәтү лагеренә ябарга карар чыгара. Хөкем мөддәтен Севердорлагта үткәреп, аннан 1945 елда кайта. 1950 елның 13 гыйнварында Казанда вафат була. 1991 елда аклана.


  Бертуган Шәрәфләр татар халкына хезмәт иткән өчен юк ителгәннәр [6]
Фәрит Миңуллин, филология фәннәре кандидаты
 

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8
  2. Р.К. Вәлиев. Фаҗига.К.: ТКН, 1996.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү