Габделәхәт Фәхреддинов

агроном

Габделәхәт Фәхреддинов, Габделәхәт Ризаэддин улы Фәхреддинов (1889 елның 22 гыйнвары, РИ, Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Илбәк1938 елның 16 сентябре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү, Яңа Мәскәү административ округы, Сосенское) — мөфти Ризаэддин Фәхреддинның икенче баласы, агроном-икътисадчы, Бөтенрусия оештыру җыелышы (1917) һәм КОМУЧ (Самар, 1918) әгъзасы. Сәяси репрессия корбаны.

Габделәхәт Фәхреддинов
Файл:.jpg
Туган телдә исем Габделәхәт Ризаэддин улы Фәхреддинов
Туган 17 сентябрь 1889(1889-09-17)
РИ, Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Илбәк
Үлгән 16 сентябрь 1938(1938-09-16) (48 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү (хәзерге Яңа Мәскәү административ округы), Сосенское
Күмү урыны «Коммунарка» ату полигоны[d]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре икътисадчы
Җефет Фирдәвес Шакир кызы (Рәмиева)
Балалар кызлары: Альмира, Диләрә
Ата-ана
Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Әтисе Ризаэддин Фәхреддин
 
Габделәхәт (у.и.) әти-әнисе һәм туганнары белән. Уфа, 1905

1889 елның 17 сентябрендә Самар губернасы Бөгелмә өязенең (хәзерге Татарстанның Азнакай районы) Илбәк авылы мәчетенең имамы (имамхатыйплык шәһадәтнамәсен 1887 елның 19 июнендә алган, имам һәм мөдәррис вазифаларын 1889–1891 елларда башкарган) һәм мәдрәсә мөдәррисе Ризаэддин Фәхреддин (1859—1936) гаиләсендә икенче бала булып туган. Әнисе — Нурҗәмал, Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Зәй районы) Чыбыклы авылы ахуны Төхфәтулла улы Габденнасыйр кызы. Туганнары: абыйсы — Габдерахман (1887—1936), энесе — Габдерәшит (1892—1953), сеңлесе Зәйнәп (1893—1985), энесе — Сәгыйть (1900—1944), сеңлесе Әсма (Шәрәф, 1906—1993).

1891 елның февраль аеннан, әтисе Уфада Мәхкәмәи Шәргыя (Диния нәзарәте) казые итеп сайлангач (беренче мәртәбә 1891 елның февралендә сайланган[1]), гаиләсе белән Уфада яши башлый. Риза Фәхретдиннең барлык балалары кебек үк дөньяви гыйлем алган, тәрбияле, гыйлемле шәхес булган[2]. Габдерәшит башта Уфада, аннары Хөсәения мәдрәсәсендә (Ырынбур мәдрәсәсендә укуы турында 1900-1901 елда Самар губернасында үткәрелгән крестьян хуҗалыклары переписе вакытында тутырылган 299нчы санлы хуҗалык карточкасында теркәлгән[3]) укый.

1906 елның языннан, әтисе «Вакыт» газетасына (1907 елдан «Шура» журналына да) эшкә күчүе сәбәпле, гаиләсе белән Ырынбурда яши, Ырынбур реальное училищесында укый (курсант киеменнән төшкән фотосурәте сакланган). Казан университетын тәмамлый [4]. Орск өязендә, Ырынбур губернасы земство идарәсендә агроном булып эшли. 1917 елда Ырынбур губернасыннан Бөтенрусия оештыру җыелышына делегат итеп сайлана. 1918 елда КОМУЧка (Самар) үтә.

Ырынбурда Совет хакимияте урнашкач, Башкорт халык мәгарифе институтында укыта.

1923–1929 елларда Башсельбанкта эшли, бер үк вакытта өлкә кооператив-хисапчылар курсларын җитәкли.

1931–1938 елларда Мәскәүдә Центрсоюзда (Кулланучылар җәмгыятенең Үзәк союзында), Роспищетарада икътисадчы булып эшли.

Журналларда финанслау һәм кооперация мәсьәләләре буенча мәкаләләр бастыра, аның «Кооперация нәрсә ул һәм кемгә кирәк?», «Кредит кооперациясе», «Вак сәнәгать кооперациясе», «Кредит ширкәтләрен ничек оештырырга?», «БАССР крестьян кооперативларының 10 еллык эшчәнлегенә кыскача күзәтү» һәм башка китаплары дөнья күрә[5].

Сәяси репрессия корбаны

үзгәртү

1938 елның 28 маенда «инкыйлабка каршы террорчылык оешмасында катнашуда» гаепләнеп, кулга алынган. 1938 елның 16 сентябрендә үлем җәзасына хөкем ителгән һәм шул ук көнне атылган. Күмелгән урыны — Мәскәүнең Яңа Мәскәү административ округына керүче Сосенское торак пункты — Коммунарка(рус.). 1960 елның 10 сентябрендә аклана[6].

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны — Фирдәвес Шакир (Мөхәммәдшакир) кызы Рәмиева. Ике кызлары: Альмира — табибә, Диләрә (1923) — сәнгать фәннәре докторы (Ташкент).

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү