Гыйльми Үзәк

1920нче елларда Татарстанның төп фәнни оешмасы

Гыйльми Үзәк (Академүзәк) – татар халкының тарихын, мәдәниятен, мәгариф өлкәсендәге казанышларын барлауны оештыру үзәге. 1921– 1930 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссарияты карамагында эшли. Гыйльми Үзәккә түбәндәге оешмалар буйсына: Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте, ТАССР архивларының, ТАССР музейларының Баш идарәләре.

Гыйльми Үзәк
Нигезләнү датасы 1921
Нигезләүче Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Урын Казан
Гамәлдән чыгу датасы 1929

Гыйльми үзәкнең барлыкка килүе

үзгәртү

Академүзәкнең барлыкка килүе датасын әдәбиятта 1920 елга нисбәтләп карыйлар. Үзәкне булдыру проекты 1921 ел барышында каралган, катгый рәвештә 1921 елның 3 декабрендә Мәгариф халык комиссиариятының коллегия утырышында карар кабул ителә. Анда Гыйльми үзәкнең алдында куелган максатлар санап кителә: Мәгариф халык комиссиариятына һәм үзәкләргә тапшырылачак халык мәгарифе мәсьәләләренең чишү юлын эшләп чыгару; мәгарифнең аерым бер өлкәсе буенча хосусый планнар эшләп чыгару; ТАССРда барлык төр уку йортларында укыту һәм фәнни оешмаларның эшчәнлеген яктырту өчен план һәм программалар төзү; үз алдында саф гыйльми, гамәли һәм сәнгати-теоретик бурычлар куйган оешмалар белән турыдан-туры җитәкчелек итү; фәнни экспедицияләр, тикшеренүләр һәм фәнни конференцияләр үткәрүнең план һәм проекларын эшләү; фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләрне туплау, аерым коллектив һәм шәхесләрне кызыксындыру юлы белән конкурс нигезендә дәреслекләр чыгару; фәнни җәмгыятьләрнең һәм оешмаларның хисабын алып бару һәм теркәп кую.

Академүзәк каршындагы коллегиядә түбәндәге фәнни коллегияләр булган: 1) фәнни-сәяси; 2) фәнни-техник; 3) фәнни-педагогик; 4) сәнгати (ул, үз чиратында, 5 кисәктән торган: әдәбият, театр, музыка, рәсем сәнгате һәм кинематография). Болардан тыш, Гыйльми үзәкнең төзелешенә ТАССР архив һәм музейларының Баш идарәләре дә кергән.

Гыйльми Үзәк җитәкчелеге

үзгәртү

Академик үзәкнең беренче рәисе булып, хаклы рәвештә, Гаяз Максудов санала. 1920 елда ул фәнни бүлектә эшләгән, ә 1922 елдан алып Гыйльми үзәкнең рәисе итеп билгеләнгән. Гаяз Максудов фәнни-педагогик һәм мәдәни эшчәнлекне җайга салу өчен күп көч куя. Әмма 1921 – 1924 елларны Гыйльми үзәкнең оештыру, үзәкнең аякка басу еллары дип атарга

1925 елдан башлап, фәнни комиссияләрнең эшләре тәртипкә һәм аерым системага салынгач, аның актив һәм уңышлы эшчәнлеге башлана. Күбесенчә бу Академүзәкнең яңа рәисе эшчәнлеге белән бәйләнгән. 1925 елның гыйнварыннан оешманың җитәкчесе итеп, күренекле галим, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов билгеләнә. Һичшиксез, “Г.Ибраһимовка кадәр дә, аннан соң да Академүзәк җитәкчелегендә шулкадәр абруйлы һәм иҗади шәхес булмаган”, дигән фикер белән килешмичә мөмкин түгел. Нәкъ аның җитәкчелеге астында Академик үзәк Татар иленең мәдәни һәм фәнни төп юнәлешләре буенча гамәли тикшеренүләр башлап җибәргән. Әдәбиятта кайбер авторлар, хаталанып, 1925 елны Академүзәк оешкан, ә аның беренче җитәкчесе Г. Ибраһимов булган дип фаразлыйлар. Тулаем алганда, Г. Ибраһимов рәислеге вакытында Академүзәкнең төзелешендә зур үзгәрешләр күзәтелми. Әмма эшләү рәвешенә төзәтүләр кертелә, күп кенә оештыру буенча мәсьәләләр яңадан карала, тәртипкә салына.

“Татар әдәбиятының үткәнен өйрәнү өчен зур булышлыкны 1925 елда Гыйльми Үзәк эшләде. Быел яздагы карары белән “Татар әдәбияты көтепханәсе” нәшер итәргә карар кылды. Бу нәшрият татар әдәбиятының мөһим классик әсәрләрен бастырырга ясалган бер мөһим тәшәббестер. Бу серия хронология тәртибе белән бик борынгы нәрсәләрдән алып, 3 дәверне дә эченә алып чыгарга тиештер. Әсәрләрнең чыгу тәртибе һәм планы Галимҗан Ибраһимов тарафыннан ясалып, газеталарда игълан кылынды. Хәзер инде бу сериянең күп кенә китаплары чыкты. Моның белән Гыйльми Мәркәз зыялылар массасына татар әдәбиятын әсәрләре буенча өйрәнүне ансатлатты. Һәрхәлдә, безнең каршыбызда бу бик бөек гыйльми эштер”, - дип яза бер хезмәтендә Г. Гобәйдуллин.[1]

Галимҗан Ибраһимов Гыйльми үзәктә 2 елдан артык рәислек иткән (1925 елның 7 гыйнварыннан 1927 елның 17 мартына кадәр). Аның бик җитди авыруы аны Казанны калдырып Кырымга китәргә мәҗбүр итә. Ибраһимовның дәвамчысы булып Мөхәммәт Таһиров кала. Ул бу эш урынында 1928 елның ахырына кадәр була. Бу дәвердә бик зур хезмәт куела һәм уңышлы гына нәтиҗәләргә ирешү насыйп була. Уңай якка үзгәрешләр түбәндәгеләрдә чагылыш таба: а) укыту-методика эшләрендә җанлану арту һәм бу эшләргә укытучыларның да кызыксынып кереп китүе; б) Мәгариф халык комиссиарияты эшләренең төп бүлекләре буенча Татарстан республикасы шартларына туры килерлек итеп программалар эшләнүе; в) Иҗтимагый тәрбия мәктәпләре өчен дәреслекләр, кулланмалар төзү һәм нәшер итүнең берникадәр җайга салынуы; г) төбәкне өйрәнү, сәнгати истәлекләрне, искелекне һәм табигатьне саклау эшләре җанлануы. Әмма үзгәрешләрнең уңай яклары белән беррәттән кимчелекләр дә ачыла. Беренчедән, татарлар арасыннан фәнни хезмәткәрләрне әзерләү һәм күтәрү эше белән җитәкчелек итү тиешле дәрәҗәдә булмый. Икенчедән, Татар мәдәнияте йортының һәм фәнни җәмгыятьләр белән җитәкчелек сүлпән эшләвен әйтеп үтү кирәк. 1929 елның башында Гыйльми үзәкнең рәисе итеп Сәлах Атнагулов билгеләнә, шул сәбәпле оешмага кабат үзгәрешләр кертелә. Үзгәрешләр кадрлар алмашуынан гыйбарәт.

Гыйльми Үзәкнең дәвамчылары

үзгәртү

1927 – 1928 еллар Гыйльми үзәкнең үз эшчәнлеге өчен тулы исәптә хисап тоткан соңгы еллары була. Алга таба аның функцияләре кыскара, шул сәбәпле активлык кими һәм оешма үзенең “Милли мәдәният үсешенең идеячыл төп үзәге” дигән тәртипкә салучы, юл күрсәтүче һәм җитәкчелек итүче ролен югалта. 1928 елдан башлап, аның эшчәнлеге төп ике юнәлештә алып барыла: фәнни-педагогик һәм өлешчә китаплар бастыру. Шул сәбәпле Академүзәкнең юкка чыгуы дәверендә (1927/1928 – 1930 еллар) барлык хезмәткәрләрнең вазифалары төгәл бүленеп бетә.

1930 елга Гыйльми үзәкнең эшчәнлеге туктала. 1927 елларда булдырылган Татар мәдәнияте йорты (ТМЙ) үзенең максаты итеп түбәндәгеләрне куя: “Җәмәгатьчелекне дә бу эшкә тарту юлы белән мәдәният һәм фәнне үстерүгә булышлык итү; әлеге максат белән ТМЙ янында коллектив эшчәнлек алып бару өчен фәнни җәмгыять һәм түгәрәкләрне тупларга; татарлар арасыннан фәнни көчләр әзерләргә; чыгышлар, лекцияләр һәм диспутлар оештырып фәнни эшчәнлекне алып барырга; татар интеллигенциясенә иҗтимагый-сәяси тәрбия бирергә”. Бу, әлбәттә, Гыйльми үзәкнең эшләре белән тәңгәллеккә һәм аның позицияләре йомшаруга китерә. ТМЙ җирлегендә “фәнни һәм хуҗалык җәмгыятьләре, аерым шәхесләр тарафыннан башкарылган барлык эшләрне берләштерү һәм союз масштабында татарларның көнкүрешен һәм мәдәниятен, Республиканың икътисад һәм хуҗалыгын планлы тикшеренү” максаты белән 1930 елда Татар фәнни-тикшеренү экономик институтын булдыру Гыйльми үзәкнең юкка чыгуына китерә. Нәкъ менә юкка чыгуына, чөнки аның ябылуы турында документлар әлегәчә табылмаган. Шуңа да Академүзәкнең эшчәнлеген теге яисә бу өлкәдә яктырткан авторларның хезмәтләрендә, аның бетүен исбатлаучы документлар юк. Шулай итеп, К. Р. Синицына “20 еллар – 30 еллар башында Татар илендә фәнни һәм төбәкне өйрәнү җәмгыятьләренең музейлар төзелешендә роле” дигән хезмәтендә Гыйльми үзәкнең 1932 елда бетерелүен яза, ә Татар энциклопедиясендә бу вакыйганы 1933 елга кертеп карыйлар. Дөрес, фәндә тагын бер фикер яшәп килә, анысы Академүзәкнең бетүен 1928 елда Татарстанны өйрәнү җәмгыяте булдырылуы белән нисбәтләп карый. Илдәге сәяси вәзгыять тә, һичшиксез, Республиканың мәдәни тормышына йогынты ясаган. Гыйльми үзәк – басма, педагогик һәм төбәк өйрәнү эшчәнлекләрен үз кулына алган оешма. Бу, үз чиратында, аның түбәсе астында бик күп күренекле галимнәр, язучылар, мәдәният хезмәткәрләрен - милли интеллигенциянең туплануына китергән. Әлеге факт ил җитәкчеләрен саграк булырга чакыра да. Шул сәбәпле 1929 елда Академүзәкнең бар эшчәнлеге методик хезмәтләр бастыруда гына калдырыла да. Башка вазифаларын, алда әйтелгәнчә, калган фәнни оешмаларга тапшырыла. Ни генә дисәк тә, Гыйльми үзәк 10 ел дәвамында Татар иленең милли мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткән, шул өлкәдә хезмәт куючы башка оешмаларның эшчәнлеген барлап торган үзәк була.

Чыганаклар

үзгәртү

1. Синицына К. Р. Полвека музеев Казани и Татарии. Очерки истории 1917 – 1967 годов / К.Р. Синицына . – Казань : Kazan-Казань, 2002 . – С. 54.
2. Сабирҗанов Г. С. Гыйльми үзәк / Г. С. Сабирҗанов // Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2002 . – Б. 206.
3. Синицына К. Р. Музейное строительство в Татарской АССР (1917 – 1967): Автореф. дис. ...канд. ист. наук. – Казань, 1970. – С. 10.
4. Закиев М. З. Татары: проблемы истории и языка / М. З. Закиев //. – Казань, 1995. – С. 149.
5. Газиз Гобәйдуллин: Фәнни-биографик җыентык = Газиз Губайдуллин: Научно-библиографический сборник. – Казан: Рухият, 2002. – Б. 104.
6. Мухсинов З. Дом татарской культуры / З. Мухсинов // Труды ДТК. – 1930. – Т. 1. Очерки по изучению местного края. – Л. 8.
7. Тутаев М. З. Обзор документальных материалов Центрального государственного архива Татарской АССР по истории культурного строительства в республике в 1917-1947 годы / М. З. Тутаев // Ученые записки КГПИ. – 1973. – Вып. 118. – С. 126.


  1. Газиз Гобәйдуллин: Фәнни-биографик җыентык = Газиз Губайдуллин: Научно-библиографический сборник. – Казан: Рухият, 2002. – Б. 104.