Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте
Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте— 1928 елның июль аенда оештырылган җәмгыят. ТАССРнын тарихын, мәдәниятнен һәм халыкның көнкүрешен өйрәнү оешмасы. Татар автономияле совет социалистик республикасының (СНК ТАССР) халык комиссарлары Советының 1928 елның 12 сентябрендәге какары нигезендә Академия үзәгенең крайны өйрәнү бюросы бетерелә.
Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте | |
Нигезләнү датасы | 12 сентябрь 1928 |
---|---|
Нигезләүче | ССРБ Халык Комиссарлары Шурасы |
Дәүләт | СССР |
Урын | Казан |
Бу һөнәрнең өлкәсе | Татарстан тарихы |
Татарстанны өйрәнү җәмгыяте республикада туган якны өйрәнү хәрәкәтенең төп координацияләү органына әйләнде. Җәмгыять оешуга III Бөтенроссия туган якны өйрәнү конференциясе (1927 ел) карарлары ярдәм итте. И.Ш.Рәхмәтуллин (Мәгариф халык комиссариатыннан), аның урынбасары – Н.-Б.З.Векслин (Дәүләт план комитетыннан), гыйльми секретарь – Р.Ш.Таһиров (Шәрекъ педагогика институтыннан) әзерлек эшләрен башкарды. Башта Татарстанны өйрәнү җәмгыяте Татар мәдәнияте йорты карамагында, 1930 елдан – Татар фәнни-тикшеренү икътисад институты карамагында булды.[1]
Эшчәнлек чорында җәмгыят 11 шәһәрдә, шулай ук республика волостьларының кайберләрендә (Минзәлә, Чаллы, Зөя, Бөгелмә шәһәрләрендә, Лаеш, Кукмара, Тәмте, Әлки авылларында һәм башкаларда) җирле бүлекчәләр челтәр булдырды.
Җәмгыять белемнең төрле өлкәләрендәге эре белгечләр-галимнәр ярдәме белән җирле туган якны өйрәнүчеләр кадрларын әзерләү бурычын башкарды.[2]
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүОбщество изучения Татарстана. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0