Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте


Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте (рус. Научное общество татароведения) — 1923 елда Шәрыкне өйрәнү җәмгыяте нигезендә хасил була. Татарларны, аларның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән. Рәисе — Н. Н. Фирсов, рәис урынбасары — Г. Ибраһимов. 1925 елдан русча һәм татарча “Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе” журналын чыгара (1930 елда ябыла).

Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте
Оешма төре:

гыйльми табышсыз оешма

Рәсми теле:

татар, рус

Җитәкчеләр
рәис

Н. Н. Фирсов

Нигезләү

1922 елның 22 апрель көне

Ликвидация

1929 елның 3 ноябрь

Башлангыч чор үзгәртү

1920-елларга хас булганча, Шәрыкны өйрәнү буенча яңа җәмгыять һәм оешмалар барлыкка килә. Татар халкының дәүләтчелеген торгызу милли мәдәният өлкәсендә тикшеренүләр үткәрергә этәргеч була. Шуңа күрә төбәкне өйрәнүнең төрле тармаклары белән шөгыльләнгән кайбер белгечләрнең эшчәнлеге бердәм оештырылган үзәк булдыруны таләп иткән. Анда фәндә булган иң әһәмиятле мәсьәләләр буенча фикер алышу, киңәшләшү һәм татарчылык буенча чираттагы мәсьәләләрне эшләп чыгару фаразланган. Шундый үзәк булдыруга 1922 елда беренче адымнар Шәркыятьчеләр җәмгыяте каршында Русиянең Көнчыгышын өйрәнү буенча Татарстан республикасының Фәнни җәмгыяте булдырылгач ясала. Тиздән Шәркыятьчеләр җәмгыяте ябыла, ә аның каршында булдырылган җәмгыять ТАССР халык мәгарифе халык комиссариаты карамагындагы Гыйльми Үзәк каршында Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыятенә үзгәртелә. Аның беренче тантаналы утырышы 1923 елның 30 маенда татар һәм рус галимнәре катнашында үткәрелә. Шул сәбәпле нәкъ әлеге дата Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыятенең барлыкка килү датасы дип карала, әмма Фәттахова Г.Ә. һәм Вәлиев Р.К. үзләренең хезмәтендә башка датаны да атарга мөмкинлеген искәртәләр. Алар фикеренчә, 1923 елның апрелендә Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен оештыру буенча уздырылган комиссия утырышында түбәндәге нәтиҗә чыгарыла: Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте программасына кертелергә тиешле мәсьәләләр тулысынча Казанда Русиянең Көнчыгышын өйрәнү буенча фәнни Җәмгыятьнең мәсьәләләре булып торалар. Эшчәнлекне тикшергәч, комиссия Русиянең Көнчыгышын өйрәнү буенча фәнни Җәмгыятьненең атамасын Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенә үзгәртергә, дигән карар чыгара. Шул рәвешле, җәмгыятьнең барлыкка килү датасы дип 1923 елның 22 апрелен дә атарга була.

Әлеге чорда татар халкын гыйльми өйрәнү буенча тулы һәм бөтен тикшеренү институты булдыру адымнары да ясала. Аның төп бурычы татар тарихын тикшерү һәм саклау белән җитәкчелек итү була. 1923 елның мартында Гыйльми үзәктә уздырылган киңәшмәдә шундый нәтиҗәгә киләләр. Институтны булдыру максатыннан махсус комиссия төзелә. Комиссия Г.С. Гобәйдуллин, Гали Рәхим, Г.Максудов, М.Г. Худяков, Н.И. Воробьев, Г.Шәрәф һәм Н. Н. Фирсовтан гыйбарәт була.

Җәмгыятьнең максат һәм бурычлары үзгәртү

Институт Татарстанны археологик өйрәнү һәм археологик тыюлыкларны саклау өчен махсус фәнни-тикшеренү оешма кебек уйланыла. Бу юнәлештә инде кайбер эшләр дә башланып китә. Күп галимнәргә Татарстанның тыюлык урыннары дип хисапланырлык территорияләр буенча археологик карта төзү бурычы йөкләнә. Гыйльми Үзәк барлык чыгымнарны үз өстенә алган. Алга таба әлеге институтны бернинди чыганакта да, әдәбиятта да искә алмыйлар. Бу исә безне Зайцевның “Шул ук кешеләр кергәнлеге һәм ике оешманың да бурычлары тәңгәл килү сәбәпле, без институтның бурыч һәм функцияләре Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенә тапшырылган дип фаразларга мөмкин” , дигән фикере белән ризалашырга мәҗбүр итә.

Җәмгыятьнең беренче утырышында ук М. Г. Худяковның Казан ханлыгы тарихы буенча язылган хезмәтенең нәтиҗәләре белән таныштырган чыгышы тыңланыла. Доклад турында фикер алышу барышында татар тарихына багышланган бик катлаулы мәсьәләләр кузгатыла. Җәмгыятьнең беренче утырышы кыска вакыт аралыгында Союзның әлегәчә аз тикшерелгән төрки мәдәниятләрне өйрәнүдә зур көч куйган оешма эшчәнлегенең бик уңышлы башланып китүе була. Әлеге җәмгыятьнең программасы нинди булган соң? “ТАССРда татарларны һәм татар мәдәниятен күпъяклы өйрәнү эшләре буенча фәнни эшчәнлек алып баручы, шулай ук бу өлкәгә караган фәнни мәсьәләләрне эшләп чыгарган, кирәкле мәгълүматлар тараткан һәм кешелектә Җәмгыятьнең мәсьәләләренә кызыксыну уята алган шәхесләрне берләштерү” – Җәмгыятьнең төп максаты булып тора.

Җәмгыять, төзелү көненнән башлап, безнең илдә урнашкан 120 дән артык фәнни оешмалар белән, шулай ук чит ил фәнни оешмалары белән дә даими элемтәдә торган.

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшчәнлеге үзгәртү

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшчәнлеге, чагыштырмача, яхшы өйрәнелгән. Әмма ләкин без бу сорауны да игътибарсыз калдыра алмыйбыз, чөнки ул Татарстан тарихын өйрәнүдә тикшеренү эшчәнлеге тармагы булып тора. 1923 ел дәвамында Җәмгыять 3 гомумҗыелыш уздыра.

Ул җыелышларда Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең эшләү юнәлеше билгеләнә һәм түбәндәге план кабул ителә:

  1. Тарих буенча эшләү
  2. Статистика һәм икътисад буенча эшчәнлек
  3. Әдәбият буенча эшләү
  4. Сәнгать өлкәсендә эшчәнлек
  5. Этнография буенча эшчәнлек
  6. Табигать буенча эшчәнлек
  7. Татар халкын өйрәнү буенча библиография төзү.

Болар барысы да эш планы шактый күпъяклы һәм киңкүләмле булганын ачык күрсәтә. Әмма ләкин Җәмгыять үзенең гамәли эшчәнлегендә әлеге программаны тормышка ашыра алмый кала. Беренче урынга заманның актуаль мәсьәләләре куелса да, бастырылган материаллар күбрәк тарихны өйрәнүгә багышланган.

Җәмгыятьнең эшчәнлеге матди нигез булмау белән авырлаша. Нәкъ әлеге фактор Казан Кирмәне М. Г. Худяков тарафыннан аның планы инде төзелгән була) яисә болгар харәбәләре урыннарында археологик эзләнүләр үткәрергә комачаулый. Шуның белән бергә, бу авырлыкларга карамастан, кайбер нәтиҗәләргә ирешелә. Беренчедән, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте рәисе Н. Н. Фирсов татарлар һәм Казан төбәге тарихына кагылышлы материаллар белән танышу максатыннан Мәскәү һәм Ленинградка сәфәр кыла. Мәскәүдә ул Үзәк Дәүләт Архивында Идел буе татарлары тарихы буенча документларны нөсхәләү бәхетенә ирешә. Икенчедән, М.Г. Худяков Татарстан Республикасының археологик картасын төзи. Болардан тыш, Г. Ибраһимов татарлар турында яңа тарихны, массачыл көрәш тарихын, XX гасырда татарлар арасында инкыйлаби һәм эшчеләр хәрәкәтен өйрәнү эшен башлый. Г. Гобәйдуллинның бик зур хезмәт көче белән татар халкы тарихын өйрәнү буенча библиографик күрсәтмә төзелә.

Җәмгыятьнең активлык чоры үзгәртү

1925 елларда Җәмгыять шактый активлаша: гомум җыелышлар саны арта, аларда фәнни чыгышлар турында фикер алышалар; Җәмгыять мөстәкыйль рәвештә Татар илендәге кантоннарга фәнни экспедицияләр оештыра башлый; үзенең “Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе” (“Вестник научного общества татароведения”) журналын бастырып чыгара башлый.

  Өлкәне өйрәнү бабында 1923 елда тәэсис ителгән “Татарларны өйрәнү” җәмгыяте шактый гына эшләп килде. Аның өлкәне өйрәнү өчен җибәрелгән экспедицияләре, аның һәр атна булып торган гомуми җыелышларындагы тарих, статистика, этнографиядән докладларын хәтергә алырга кирәк. Шушы арада аның мөһим фәнни мәкаләләре белән “Вестник” исемендәге журналы чыкты; тагын шушы арада аның “труды” исемендәге калын мәҗмугасы чыга башлаячак
, - дип яза Г. Гобәйдуллин.
 

1925 елның 22 июленнән 2 августына кадәр Воробьев Н. И. җитәкчелеге астында ТАССРның Мамадыш кантонына Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте әгъзалары М. С. Гобәйдуллина, К. С. Гобәйдуллин һәм С. Вахидовның сәфәре оештырыла. Экспедициянең максаты итеп, кантонны тарихи (борынгы ташлар, калалар, китаплар, кулъязмалар) һәм этнографик планда өйрәнү куела.

Җәмгыятьнең матди байлыгын җәмгыятьчеләр җыелышкан акчалар, нәшер ителгән басмаларны сатудан килгән табыш, ТАССР Мәгариф халык комиссариятыннан даими килеп торган субсидияләр һәм, ниһаять, җирле һәм үзәк дәүләт органнарының очраклы рәвештә бүлеп бирелгән акчалар тәшкил иткән. Төп өлешне Гыйльми үзәк, алга таба Татар мәдәнияте йорты субсидияләре тәшкил иткән. Әмма бу матди байлык кына аз була, шул сәбәпле гамәли эшләр уздыру кыенлаша, Җәмгыятьнең төп эше теоретик, кабинет эшенә кайтып кала. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып, 1923 – 1925 елларда үткәрелгән гомум җыелышларда 20 гә якын фәнни чыгыш ясала.

“Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе” үзгәртү

1925 елда “Татарларны гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе” чыгарыла башлый. Аның битләрендә Җәмгыятьнең җыелышларында тыңланылган мөһим фәнни чыгышлар (докладлар) һәм тикшеренү өлкәсендәге аерым хезмәтләр бастырыла. Нәкъ “Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте хәбәрчесе” Җәмгыятьне СССР эчендә һәм чит илләрдә урнашкан башка фәнни, уку-укыту оешмалары һәм төбәк өйрәнү юнәлешендә эшләгән җәмгыятьләр белән даими элемтә тотучы бәйләүче чара булып тора. “Хәбәрче”нең беренче номерлары түбәндәге характердагы материалларны туплый:

  1. Кыска күләмле фәнни, популяр-оештыру һәм методик мәкаләләр;
  2. Төбәкне һәм татар халкын өйрәнү материаллары;
  3. Фәнни-төбәк өйрәнү хроникасы;
  4. Библиография.

Журналның барысы 10 номеры чыга. Нигездә, тарих буенча материаллар күпчелекне тәшкил итә, лингвистика, этнография, сәнгать, фольклор һәм мәдәният турында язылганнары да байтак. Археографиягә багышланган мәкаләләр дә шактый була. Сәет Вахидинең ярлык табу һәм аны фәнни тикшерүе җәмгыять әгъзаларында аеруча зур кызыксыну уята. Журналның фәнни кыйммәте үсә бара, моны татар халкын өйрәнү өлкәсендә эшләгән күренекле татар галимнәре үз хезмәтләрен аның сәхифәләрендә бастыруы дәлилли. “Хәбәрче” 500 – 600 данәле тираж белән бастырыла, күбесенчә, Союзның башка фәнни җәмгыять һәм оешмалары басмалары белән алмашу рәвешендә таратыла.

Урнаштырылган элемтә һәм басмалар белән алмашу нәтиҗәсендә Җәмгыятьнең әһәмиятле һәм зур фәнни кыйммәткә ия булган төбәк өйрәнү тематикасына караган фонды арта башлый. Икенче яктан, кимчелекләр дә була. Барлык хезмәтләрне бер үзенчәлек бәйләп торган: алар Татар иле территориясе белән чикләнгән, ә бу исә башка Идел буе республикаларында яшәгән татарларга игътибар бирмәү дигән сүз. Басма чыгарудан тыш, Җәмгыять үзенең экспедицияләр өлкәсендәге эшчәнлеген дә дәвам итә. Тулаем алганда, 1925 елдан 1929 елга кадәр Җәмгыять исеменнән ТАССРның төрле кантоннарына тикшеренү максатыннан 7 экспедиция һәм фәнни сәфәр оештырыла.

Әлеге экспедицияләр өчен бүленгән акчалар бик аз булса да, мондый сәфәрләр бик күп фәнни материал туплау мөмкинлеге бирә, аларның бер өлеше бастырып чыгарыла.

Җәмгыять каршында махсус археографик комиссия үзгәртү

1928 елның октябрендә Җәмгыятьнең рәисе инициативасы белән, җәмгыять каршында махсус археографик комиссия төзелә. Әлеге комиссиягә С. Н. Бикбулатов (рәис), М. И. Пинегин (сәркатип), Гали Рәхим, В. В. Егерев, Е. И. Чернышев, С. Г. Вахиди, Н. Н. Фирсов, Г.С. Гобәйдуллин керә. Аның максаты итеп, татар тарихын яктырткан архив материалларын эзләү, табу, җәмәгатьчелеккә җиткерү, туплау һәм бастырып чыгару билгеләнә. Комиссия яхшы гына эшли башлый, берничә утырыш та уздырыра, Татар Үзәк архивы белән элемтә урнаштыра, әмма матди кыенлыклар аның эшчәнлеген киң җәелдерергә комачаулыйла.

Ахыргы чор үзгәртү

Статистик мәгълүматларга күз салсак, Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең әгъзалары арта, милли төзелеше дә шактый үзгәрешләр кичерә, татарлар саны арта.

Үзенең яшәеш дәверендә Җәмгыять төбәкне өйрәнү тарихы буенча бик зур хезмәт куя. Әмма аның эшчәнлеге 1929 елда туктатыла. Җәмгыятьтә үзгәртеп корулар башлана.

Илдәге вәзгыять тә мөһим роль уйный. 1928 елдан СССРда төбәк өйрәнү өлкәсендә зур үзгәрешләр башлана. 1929 ел башында Казанга килгән Юманкулов тарафыннан Җәмгыятьнең эшчәнлеге тикшерелә. Бу сәфәрнең нәтиҗәсе булып кабул ителгән резолюциядә “төбәкне өйрәнү эшләрендә барлыкка килгән тәңгәллек нигезендә” Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен Татарстанны өйрәнү җәмгыятенә кушарга дигән карар кабул ителә. 1929 елның 3 ноябрендә Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятенең хисап җыелышында карар тормышка ашырыла. Шул рәвешле, 1930 елга җәмгыять мөстәкыйль оешма булып яшәүдән туктый һәм Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә “Хәбәрче”не чыгару хокукы белән татар халкын өйрәнүнең яңа секциясен хасил итә. Әмма эшчәнлек элекке масшабына күтәрелә алмый, соңрак, гомумән, юкка чыга. Моңа Татарстанны өйрәнү җәмгыяте бетерелүе дә йогынты ясый.

Нәтиҗә итеп шуны әйтергә кирәк, үзенең эшчәнлеге барышында Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте – татар халкының матди һәм рухи мәдәниятенең төрле өлкәләрен өйрәнүдә зур көч куйган фәнни оешма. Аның матди җирлеге мактанырлык булмаса да, Җәмгыять бик күп тарихи һәм фәнни кыйммәткә ия булган материаллар табу бәхетенә ирешә. Үз журналын чыгаруы, «Хәбәрче»не бүгенге көндә дә уку мөмкинлеге булу Җәмгыятьнең эшчәнлеген бүгенге күзлектән дә бәяләргә мөмкинлек бирә. Археографик уңышларына килгәндә, шунысы әһәмиятле, беренчедән, әлеге журнал бу өлкәгә караган күп кенә мәкаләләрне бастырган, бу юнәлештә фикер алышу мөмкинлеге тудырган; икенчедән, Җәмгыять комплекслы экспедиция һәм сәфәрләр оештырып, археографияне тагын бер баскычка күтәрүгә ирешкән.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Обзор деятельности Научного Общества Татароведения (1923 – 1925 гг.) // Вестник научного общества татароведения, 1925. – № 9 – 10. – С. 201.
  2. Бороздин И. Из истории культурной жизни Татреспублики / И. Бороздин // Вестник научного общества татароведения, 1930. – № 9 – 10. – С. 29.
  3. Фаттахова Г. А., Валеев Р. К. Академический центр Татарии: 1920-е годы. – Казань: Татар. Кн. Изд-во, 2002. – С. 61.
  4. Зайцев А. В. Исторические учреждения республики Татарстан в 20-30-е годы XX века / А. В. Зайцев /; Казан. гос. ун-т . – Казань : [ГранДан], 1998. – С. 95.
  5. Устав Научного Общества Татароведения при Академическом центре Татнаркомпроса // Вестник Научного Общества Татароведения, 1925. – № 1 – 2. – С. 69.
  6. Газиз Гобәйдуллин: Фәнни-биографик җыентык = Газиз Губайдуллин: Научно-библиографический сборник. – Казан: Рухият, 2002. – Б. 111.
  7. Деятельность Общества татароведения (1923-1925 гг.) // Вестник Научного общества татароведения, 1925. -№ 1 – 2. – С. 57 – 58.
  8. Вахидов С. Ярлык Сахиб-Гирей хана // Вестник научного общества татароведения. – 1925. – № 1 – 3. – С. 29 – 37.
  9. Отчёт о деятельности научного Общества татароведения (1923 – 1929) // Вестник научного общества татароведения, 1930. – № 9 – 10. – С. 276.
  10. Отчет о деятельности Научного Общества Татароведения за период с 1 января 1928 г. по 1 октября 1929 г. // Вестник Научного Общества Татароведения, 1929. – № 9 – 10. – С. 209.
  11. Зайцев А. В. Дом татарской культуры /А. В. Зайцев // Татарская энциклопедия.— Казань : Институт Татарской энциклопедии, 2005. – Т. 2: Г – Й. – 2005. – С. 146.

Сылтамалар үзгәртү

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте