Төп менюны ачу

Сөнгатулла Нигъмәтулла улы Бикбулатов (Бикбулат) — татар укытучысы, язучы, галим. Б. Урманченың «Бикбулатов портреты»нда (1927) сурәтләнгән.

Сөнгатулла Бикбулат
Туган телдә исем Сөнгатулла Нигъмәтулла улы Бикбулатов
Туган 27 ноябрь 1886(1886-11-27)
Русия империясе, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе, Балыклы Күл
Үлгән 20 ноябрь 1954(1954-11-20) (67 яшь)
ССРБ, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе, РСФСР, ССРБ
Әлма-матер «Хөсәения» мәдрәсәсе һәм Әл-Әзһәр университеты
Һөнәре укытучы
Җефет Зөләйха Бикбулатова
Балалар Халидә, Фәридә, Илгиз
Ата-ана
  • Нигъмәтулла Бикбулатов (әти)

БиографияҮзгәртү

Беренче чор (1886-1891 ел)Үзгәртү

Сөнгатулла Бикбулат 1886 елның 27 ноябрендә Уфа губернасы Эстәрлетамак шәһәренә якын Балыклыкүл авылында фәкыйрь крестьян гаиләсендә туа.

Аларның гаиләсенең үз җирләре булмаганлыктан, алар камыт тегү белән шөгыльләнеп, вакытлы эшкә ялланып көн күргән. Сөнгатулланың гаиләсе авырлыкларга түзә алмыйча, яхшы тормыш эзләп Ырынбурга юнәлә. Ләкин алар күчеп 4 ай үткәч, Бикбулатовлар гаиләсенә көтелмәгән кайгы килә. 1891 елда гаилә башлыгы Нигъмәтулла вафат була. Тол хатын кулында бәләкәй бала белән авыр хәлдә кала. Бу авыр хәлдән чыгу өчен Сөнгатулланың анасына үз авылларына кире кайтудан башка чара калмый. Ул вакытта гаилә башлыксыз калса, бу зур фаҗигага әйләнә. Гомер итү өчен ул яңадан кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Ә яңа гаиләдә кечкенә Сөнгатулла артык кашыкка гына әйләнә.

Икенче чор (1891-1917 еллар)Үзгәртү

1895 елда Сөнгатуллага 9 яшь тулгач, Ырынбурдагы абыйлары аны күренекле «Хөсәения» мәдрәсәсенә урнаштыралар.

Бикбулатов бөтен тырышлыгын укуга бирә һәм бу нәтиҗәләрен дә күрсәтә. 1906 елда С.Бикбулатов «Хөсәения» мәдрәсәсен яхшы билгеләргә генә тәмамлый.

Чит илгә чыгып уку мөмкинлеге булмаган бик тырыш укучыларга мәдрәсә үз казнасыннан ярдәм күрсәтеп, чит илгә җибәрә торган булган. Ислам тарихын һәм гарәп телен өйрәнү өчен «Әл-Әзһәр» университетында гарәп теле һәм әдәбиятын өйрәнүдән башка ул Каһирә педагогика институтында да укыган. 1910 елда педагогика институтын тәмамлап, ислам тарихы һәм гарәп теле белгечлеге алып, «Хөсәения» мәдрәсәсенә кайтып эшкә урнаша. Монда инде аның беренче китаплары да чыга башлый. Китаплары тарихи һәм уку-укыту төрләренә бүленә.

Мәдрәсәдә Сөнгатулла Бикбулат 1917 елга кадәр эшли. 1917 елда «Хөсәения» мәдрәсәсе «Дарелмөгаллим» татар институты булып үзгәртелә. Барлык укыту планнары нигездә мәдәни белем бирү ягы гына карала. «Хөсәения» мәдрәсәсе нигезендә беренче совет ТИНО, БИНО, ВИНО, КИНО югары уку йортлары оештырыла.

Өченче чор (1917-1948 еллар)Үзгәртү

Инкыйлабтан соң С.Бикбулатовны ихтирам йөзеннән Ислам белгече итеп кабул итәләр. 1917 елда ул «Милли автономия» һәм «Милли Мәҗлес» барлыкка китерүче комиссия составына сайланып куела.

1921 елда ул Борынгы Шәрекъ мәдәниятен өйрәнә торган Төркестан экспедициясенә катнаша һәм 15 кеше исәбендә Бохара шәһәренә бара. 1922 елда ул Диния нәзарәте әгъзасына кандидат итеп сайлана. Бу аның мөселман руханилары арасында дәрәҗәсе турында сөйли. 1927 елда Сөнгатулла Бикбулат «82 кеше хатына» кул куя.

- 1926 елларда ул Бохара мәгърифәт институтында үзбәк халкы тарихы һәм география укытучысы; -1929 елларда Казанда Татар мәгарифе укытучылар техникумында ; -1932 елларда Совет төзелеше техникумында ; 1937 елларда КДПУдагы эшчеләр факультетында ; -1941 елларда Казан шәһәренең Махсус төзелеш мәктәбендә география укытучысы булып хезмәт куя. 1941-1945 елларда Юдино районының Олы Җәке татар урта мәктәбендә директор һәм география укытучысы булып эшли. 1945 ел-1948 елларда КДУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы булып тора.

1948 елның 10 гыйнварында аны сәяси сәбәпләр аркасында университеттан эшеннән куалар.

Дүртенче чор (1948 — 20 ноябрь 1954 ел)Үзгәртү

Бу чорда Сөнгатулла Бикбулат эшсез була. Төрле яктан басымнарга түзә алмыйча, ул 1954 елның 20 ноябрендә 68 яше туларга 7 көн калганда Казан шәһәрендә вафат була.

ДәреслекләреҮзгәртү

Сөнгатулла Бикбулат Ислам тарихы буенча дәреслекләр язганда, еш кына хикәяләү алымын кулланган. Элегрәк галимнәр төрле фактлар теркәп кенә китсәләр, бу галим тулы бер тарихи әсәр язган.

Башка әсәрләрендә, мәсәлән, хәдисләр турында, ул хәдисләргә үз фикерен белдереп, хәдис мәгънәләрен аңлатып язган.

БасмаларҮзгәртү

 
2008 елда "Иман"нәшриятында басылган "Ислам тарихы" дәреслеге
  1. С.Бикбулат Мәбдә-үл-Кыйраәт. 1 кисәк. — Казан: "Мәгариф", 1913 ел. — бит 78.
  2. С.Бикбулат Хәзрәти Мөхәммәд. — Казан: "Мәгариф", 1914 ел. — бит 356.
  3. С.Бикбулат Мәбдә-үл-Кыйраәт 2 кисәк. — Казан: "Мәгариф", 1914. — бит 78.
  4. С.Бикбулат Мәбдә-үл-Кыйраәт 3 кисәк. — Казан: "Мәгариф", 1915 ел. — бит 120.
  5. С.Бикбулат Мәбдә-ән-Наху. — Казан: Г.Ибраһимов нәшрияты, 1916 ел. — бит 72 бит.
  1. С.Бикбулат Дин дәресе. 1 кисәк. Ибтидаи,сыйныфлар өчен.. — Казан: Г.Ибраһимов нәшрияты, 1916 ел. — бит 75 бит.
  2. С.Бикбулат Дин дәресе. 2 кисәк. Тарих мөкатдәс, игътикат, гыйбадәт. — Казан: Г.Ибраһимов нәшрияты, 1916. — бит 60.
  3. С.Бикбулат Дин дәресе. 4 кисәк. Ислам дине тарихы.. — Казан: Г.Ибраһимов нәшрияты, 1916. — бит 60 бит.
  4. С.Бикбулат Дин дәресе. 4 нче кисәк. Ислам дине тарихы. — Казан: Г.Ибраһимов нәшрияты, 1917. — бит 60.
  5. С.Бикбулат Дин дәресе. 2 кисәк. Тарих мөкатдәс, игътикат, гыйбадәт.. — Казан: Г.Ибраһимов, 1917. — бит 62 бит.
  6. С.Бикбулат Дин дәресе. 1 кисәк. Ибтидаи 1 нче сыйныфлары өчен дәрес нәмүнәләре. — Казан: Г.Ибраһимов, 1917. — бит 80.
  7. С.Бикбулат Дин дәресләре.. — Ырынбур: "Йөз ел", 1917. — бит 48.
  8. С.Бикбулат Дин дәресләре. 3 кисәк. Гыйбадәт. — Казан: "Сабах", 1918 ел. — бит 20.
  9. С.Бикбулат Мәбдә-үл-сарыф. — Казан: Типография Т-во "УМИДЪ", 1918 ел. — бит 55.
  10. С.Бикбулат Дүрт хәлифә 1 кисәк. Әбү Бәкр вә Гомәр дәвере. — Казан: 1918 ел. — бит 277.
  11. С.Бикбулат Шәрек тарихы. Рашидин һәм әмәвиләр дәвере. 1 кисәк / "Сабах" ширкәте. — Казан: типография "УМИДЪ", 1920 ел.
  12. С.Бикбулат Хәзрәте Мөхәммәд / Мөфлеханов Мөхәммәд (тәрҗемәче). — Чистай: ?, 1999.
  13. С.Бикбулат Мәбде әл-кыйраәт. — Казан: РИУ, 2002 ел. — бит 270 бит.
  14. С.Бикбулат Мәбде ән-Нәху. — Казан: "Иман" нәшрияты, 1997.
  15. С.Бикбулат Мәбдә-үл-Сарыф. — Казан: Типография Т-во "УМИДЪ" (репринт басма), 2004 ел. — бит 55 бит.
  16. С.Бикбулат Дин дәресләре. — Казан: "Иман" нәшрияты, 2005.
  17. С.Бикбулат Шәрек тарихы. Рашидин һәм әмәвиләр дәвере. 1 кисәк. — Казан: "Иман" нәшрияты, 2004. — бит 92.
  18. С.Бикбулат Дин дәресләре 2 кисәк.. — Казан: "Иман нәшрияты", 2007. — бит 64.
  19. С.Бикбулат Ислам тарихы. — Казан: "Иман" нәшрияты, 2008. — бит 80.

СылтамаларҮзгәртү

ЧыганакҮзгәртү

  • Сөнгатулла Бикбулат Ислам тарихы / М.Мәрдәншин кереш сүзе. — Казан: "Иман" нәшрияты, 2008. — бит 80.

ИскәрмәләрҮзгәртү