Төп менюны ачу

Милләт Мәҗлесе

Милләт Мәҗлесе (Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының Милләт Мәҗлесе) - 1917-1918 елларда төрки-татарлар парламенты.

Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае (1917, июль) карары жирлегендә Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының киләчәген билгеләү өчен Уфа шәһәрендә жыела

1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр Idel-ural.png Идел-Урал Штаты башкаласы Уфа шәһәрендә эшли. 110 лап депутат катнаша (чама белән һәр 50 мең сайлаучыдан 10 кеше),

Мәҗлестә булачак мохтариятның башкарма идарәсе — Милли Идарә сайлана. Мәҗлес барышында кануннар проектын әзерләү, мандат, мәгариф, финанс, дини мәсьәләләр һ.б. буенча кәмисияләр эшли.

Милләт Мәҗлесе Совет хакимиятен рәсми танымый, Идел-Урал Штатын төзү турында карар кабул итә. Шул максатка ирешү өчен Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү һәйәтен (01-04.1918) сайлый.

Бәхәсләр барышында булачак дәүләт төзелешенә кагылышлы ике төркем («төркичеләр», «тупракчылар») барлыкка килә. Баштарак милли-мәдәни мохтарият тарафдарлары - төркичеләр (Садри һәм Әхмәтһади Максудилар, Гаяз Исхакый, Закир Кадыйри, Гомәр Терегулов һ.б. — барлыгы 50 ләп депутат) өстенлек итә, аннары тупракчылар — территориаль автономия тарафдарлары (Ильяс Алкин, Һади Атласи, Галимҗан Ибраһимов, Сәлах Атнагулов, Г.Баттал, Сәлимгәрәй Җантурин, Сәгыйтьмөхәммәт Янкылычев, Галимҗан Шәрәф һ.б. — баштарак 37 депутат) җиңә.

Тышкы сылтамаларҮзгәртү