Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае
21.07-2.08.1917 Казан
Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае — 1917 елның 21 июль — 2 август көннәрендә Казанда җыела. 200 ләп делегат катнаша.
Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Әүвәлгесе | Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае |
Башлану вакыты | 21 июль (3 август) 1917[1] |
Тәмамла(н)у вакыты | 2 (15) август 1917[1] |
Каралган мәсьәләләр
үзгәртү- Россиянең Оештыручылар җыeнына сайлаулар,
- милли-мәдәни мохтарият төзелеше,
- хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклылыгы,
- җир биләмәләрен бүлүнең яңа тәртипләре һ.б.
Аерым вакыйгалар
үзгәртү- 22 июльдә Бөтенрусия мөселман руханилары корылтае һәм Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең беренче корылтае делегатлары белән берләштерелгән утырышта Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милли-мәдәни мохтариятын (автономиясен) төзү турында декларация кабул ителә, Милли-мәдәни мохтарият нигезләрен эшләү комиссиясе оештырыла.[2]
- 22 июль көне Россия мөселманнарының милли бәйрәме дип игълан ителә.
Аерым карарлар
үзгәртү
- Корылтайда катнашучылар мөселманнарны Россиянең революцион демократлары һәм алар төзегән хакимият органнары белән берләшергә чакыралар.
- Мөселман гаскәри берәмлекләрен төзергә рөхсәт алу өчен Вакытлы хөкүмәт тарафына делегатлар җибәрү карала.
- Төркестан, Кырым һәм Кавказ төбәге мөселман халыкларына дәүләт төзелеше формасын сайлау хокукын үзләренә калдыру;
- дин, мәгариф һәм тел мәсьәләләрен Эчке Россия һәм Себер мөселманнары мохтарияты карамагына тапшыру;
- Миллимәдәни мохтариятның иң югары вәкаләтле канун чыгару органы – Милләт Мәҗлесен чакыру;
- мөселманнар яшәгән Эчке Россия территориясе милли губерналарга бүленергә, анда иң югары вәкаләтле орган – губерна милли җыены булырга тиеш;
- Учредительләр җыенына хәзерлек барышында демократсоциалистлар платформасында торган гомуммөселман блогын булдыру, мөселман кандидатларның бердәм исемлеген төзү;
- кулланылышта булган барлык җирләр шунда хезмәт итүчеләргә түләүсез бүлеп бирелергә тиеш;
- 8 сәгатьлек эш көне кертү, эшчеләрнең социаль иминиятен саклауны дәүләткә йөкләү, социалистик партияләрнең эшчеләргә мөнәсәбәтле программа минимумын кертү кирәклеге хәл ителә.
- Хатын-кыз хокуклары мәсьәләсендә делегатлар I Бөтенроссия мөселман корылтаенда кабул ителгән карарны (варислык һәм шаһитлык күрсәтмәләре бирү хокукы каралган өлештән кала) тормышка ашыру кирәклеген, Диния нәзарәтенең шул карарга таянып эш итәргә тиешлеген белдерәләр.[3]
Нәтиҗәләр
үзгәртү- Кабул ителгән карарлар турында рәсми рәвештә Вакытлы хөкүмәткә хәбәр итү һәм, Бөтенрусия оештыру җыелышын үткәрелүен көтмичә, аларны гамәлгә ашыру өчен хөкүмәттән рөхсәт алу Милли Шурага йөкләнелә.[3]
Катнашучылар
үзгәртүКатнашучылар исемлеге[4] |
---|
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ http://www.millattashlar.ru/index.php/КОРЫЛТАЙ_(Съезд)#.D0.91.D3.A8.D0.A2.D0.95.D0.9D.D0.A0.D0.9E.D0.A1.D0.A1.D0.98.D0.AF_.D0.9C.D3.A8.D0.A1.D0.95.D0.9B.D0.9C.D0.90.D0.9D_.D0.93.D0.90.D0.A1.D0.9A.D3.98.D0.A0.D0.98.D0.9B.D3.98.D0.A0.D0.95.D0.9D.D0.95.D2.A2_.D0.91.D0.95.D0.A0.D0.95.D0.9D.D0.A7.D0.95_.D0.9A.D0.9E.D0.A0.D0.AB.D0.9B.D0.A2.D0.90.D0.95_.28.D0.9F.D0.B5.D1.80.D0.B2.D1.8B.D0.B9_.D0.B2.D1.81.D0.B5.D1.80.D0.BE.D1.81.D1.81.D0.B8.D0.B9.D1.81.D0.BA.D0.B8.D0.B9_.D0.BC.D1.83.D1.81.D1.83.D0.BB.D1.8C.D0.BC.D0.B0.D0.BD.D1.81.D0.BA.D0.B8.D0.B9_.D0.B2.D0.BE.D0.B5.D0.BD.D0.BD.D1.8B.D0.B9_.D1.81.D1.8A.D0.B5.D0.B7.D0.B4.29
- ↑ 3,0 3,1 Лариса Айнетдинова, Риф Хәйретдинов. Бөтенроссия мөселман корылтайлары. Tatarica энциклопедиясе. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе'нең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. 2025 елның 4 март көне тикшерелгән.
- ↑ https://books.google.ru/books?id=VUTMpoEPiLoC&pg=PA571&dq=Кадерлиев&hl=tt&sa=X&ved=0ahUKEwiNs4Wh6b3eAhUGkywKHQq9AdAQ6AEIJTAA#v=onepage&q=%D0%9A%D0%B0%D0%B4%D0%B5%D1%80%D0%BB%D0%B8%D0%B5%D0%B2&f=false