Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең беренче корылтае

Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең беренче корылтае1917 елның 17-26 июлендә Казанда уздырылган корылтай. 200 дән артык делегат катнаша. Бөтенрусия мөселманнарының Вакытлы Хәрби Шурасы инициативасы белән чакырыла.

Бөтенрусия мөселман хәрбиләренең корылтайлары - 1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә Асадуллаев йортында уза.Съездны үткәрү өчен бинаны Асадулаевның улы тәкъдим итә. Бу съезд легаль булмаган рәвештә Түбән Новгород һәм Санкт-Петербургта 1905-1906 һәм 1914 елларда узган дүрт Бөтенроссия мөселман съездының дәвамы була. Нумерациядәге аермасы шуның белән бәйле: 1917 елның Октябрь революциясеннән соң, 1917 елдан съездларның нумерациясен яңадан башларга карар кабул ителә. Съездның инициаторы - IV чакырылыш Дәүләт Думасының мөселман фракциясе була. Съездны чакыру турында карар 1917 елның мартында Санкт-Петербургта узган киңәшмәдә кабул ителә.

Каралган мәсьәләләр: мөселман хәрби оешмалары, мөселман гаскәри берәмлекләрен туплау, Бөтенрусия оештыру җыелышына сайлаулар, аграр, хатын-кызлар мәсьәләләре һ.б.

Корылтай Бөтенрусия мөселманнарының хәрби шурасын төзү, фронттагы дивизия һәм армияләрдә хәрби мөселман комитетларын, тылда гаскәри гарнизон комитетларын булдыру турында карар кабул итә, гаскәри берәмлекләр урынына милитсә отрядлары төзүне яклап чыга. 22 июльдә делегатлар Бөтенрусия мөселман руханилары корылтае һәм Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае делегатлары белән берләштерелгән утырышта катнашалар. [1]

Шулай ук карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ИскәрмәләрҮзгәртү