Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае

Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае — 1917 елның 1-11 маенда Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында уза. 900 ләп делегат катнаша. Мөселманнарның Вакытлы Үзәк бюросы инициативасы белән чакырыла. Каралган мәсьәләләр: Россиянең киләчәктәге дәүләт төзелеше, милли мәнфәгатьләрне тәэмин итәрдәй идарә ысулы, хатын-кызлар хокукын ир-атларныкы белән тиңләү, мөселман гаскәри берәмлекләрен туплау һ.б.

Корылтайда кабул ителгән төп карарлар: Россиядә милли федерациягә нигезләнгән демократик җөмһүрият булдыру турында, билгеле бер территорияләре булмаган халыкларга милли-мәдәни мохтарият төзү хокукы бирү; дәүләт хисабына түләүсез башлангыч белем бирүне оештыру, укуларның милли телләрдә алып барылырга, рус теленең аерым предмет рәвешендә кертелергә тиешлеге; армиянең милли принципка нигезләнеп, аерым милли гаскәри берәмлекләр берләшмәсен тәшкил итеп, солдатларның үз туган төбәкләрендә хезмәт итәргә тиешлеге турында һ.б. Мөселманнарның дини оешмалары мәсьәләсе дә тикшерелә — Диния нәзарәте эшчәнлеген үзгәртеп кору, кирәклеге, мөфти һәм мөфтият әгъзаларының сайланып куелу зарурлыгы әйтелә. Корылтай Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы оештыра, мөфтине һәм Диния нәзарәте идарәсен сайлый. Беркетмәләрен 1917 елда Петроградтагы «Әманәт» ширкәте бастырып чыгара.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү