Бөтенроссия мөселманнарының өченче җыены
Бөтенроссия мөселманнарының өченче җыены (рус. III Всероссийский съезд мусульман, ингл. 3rd All-Russia Muslims Congress) —
Россия империясенең
Нижгар губернасы административ үзәге Түбән Новгород шәһәрендә 1906 елның 16-21 августында үткән җыелыш. 800 ләп делегат катнашында узганы билгеле.[2]
Бөтенроссия мөселманнарының өченче җыены | |
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Урын | Түбән Новгород |
Әүвәлгесе | Бөтенроссия мөселманнарының икенче җыены[d] |
Киләсе | Бөтенроссия мөселманнарының дүртенче җыены[d] |
Башлану вакыты | 16 (29) август 1906[1] |
Тәмамла(н)у вакыты | 21 август (3 сентябрь) 1906[1] |
Алтарих
үзгәртү1905 елның 22 гыйнвар көне башланган Беренче Россия инкыйлабы аркасында Россия империясе җәмгыяте халыкка күбрәк иреклекләр таләп итә башлый. Җирле мөселманнар җәмгыятендә шул ук араларда бара торган кадимчелек-җәдитчелек бәхәсләре, башка көнүзәк темаларын аралашу өчен Бөтенроссия мөселманнар корылтайларын оештыра башлый:
- 15.08.1905 — Түбән Новгород, «Густав Струве» пароходы, яшерен рәвештә (шәһәрдә Мәкәрҗә ярминкәсе узган вакытында), 120-ләп кеше катнаша[kk]
- 13-23.01.1906 — Санкт-Петербург, яшерен рәвештә, 100гә якын делегат катнаша[kk].
Вакыт һәм урын
үзгәртүМәкәрҗә ярминкәсе көннәрендә Нижгарның «Общедоступный клуб»ы бинасында (Алексеевски урамы, 3). Чара рәсми рәвештә оештырыла, корылтайны үткәрүгә рөхсәт алу өчен Россия империясенең эчке эшләр министры[ru] Пётр Столыпин исеменә үтенеч җибәрелә.
Көн тәртибе
үзгәртү- эш-гамәлдә һәм укыту-өйрәтү барышында Мөхәммәт пәйгамбәр күрсәткән юлдан тайпылуларга каршы көрәш,
- мөселман мәктәп-мәдрәсәләре эшен яңартып кору турында
- һ.б. мәсьәләләр
Нәтиҗәләр
үзгәртү- «Иттифак әл-мөслимин» фиркасенең программасы кабул ителә
- 15 кешелек ҮК сайлана
- Төп карарлары:
- II Дәүләт думасын чакыруны тизләтүгә һәм 17 октябрь Манифестында[ru] игълан ителгән ирекнең тормышка ашырылуына ирешергә;
- халык мәгарифе системасын тулаем үзгәртеп корырга:
- 8 яшенә җиткән барлык малай һәм кызларны башлангыч мәктәптә мәҗбүри укытуны кертергә;
- барлык мөселман уку йортларында уку-укытуны бердәй программа нигезендә ана телендә башкарырга, рус телен аерым предмет буларак укытылырга;
- барлык югары сыйныфларда, мөмкинлек булганда башлангыч сыйныфларда да, төрек телен өйрәнергә;
- бердәй уку-укыту программасын тизрәк булдыру өчен Россия шәһәрләрендә 1907 елның маенда укытучылар җыеннарын, шул елның августында Казанда Бөтенроссия мөселман укытучылар корылтаен уздырырга;
- мөселман уку йортларын хөкүмәт[ru] һәм земство оешмалары финансларга тиеш;
- уку йортлары эшчәнлегенә күзәтчелек итүне сайлаулы коллегия башкаруына тапшырырга;
- мөселманнар диния идарәсе эшчәнлегенә үзгәрешләр кертергә:
- мөфти һәр 5 ел саен сайлап куелырга;
- мөселман һәм православие дин әһелләре бертигез хокукка ия булырга;
- мөселманнарга кагылышлы барлык мәхкәмә эшләрен хәл итү Мәхкәмәи Исламиягә тапшырылырга, аларны караудан дәүләт оешмалары азат ителергә;
- Россиядә мөселманнарның сайлап куелган иң югары вәкиле – Рәисүл Голяма вазифасын булдырырга, аңа мөселманнар гозерен белдерү өчен турыдан-туры император җәнапларына мөрәҗәгать итү хокукы бирергә.[2]
Катнашучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Бөтенроссия мөселманнарының өченче җыены катнашучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ 2,0 2,1 Лариса Айнетдинова, Риф Хәйретдинов. Бөтенроссия мөселман корылтайлары. Tatarica энциклопедиясе. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе'нең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. 2025 елның 4 март көне тикшерелгән.