Габдулла Шөнаси
Габдулла Шөнаси (Шнаси, Шинаси), чын исеме Габдулла Салих улы Ибраһимов — татар галиме, күренекле мөгаллим.
Габдулла Ибраһимов | |
---|---|
Туган телдә исем | Габдулла Салих улы Ибраһимов |
Туган | 1885 Троицк, Ырынбур губернасы |
Үлгән | 3 ноябрь 1938 Казан, ТАССР |
Әлма-матер | «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе |
1909-1912 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта.
1917 елның 20―27 апрелендә Казанда узган Бөтенроссия мөселман укытучыларының беренче корылтае утырышларында рәислек итә.
1920-1930 елларда мөгалимлек эшен Казан университетында, Көнчыгыш педагогик институтта, Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында алып бара.
1930-1938 елларда ул ТАССР мәгариф Наркоматында эшли.
Татар телендә төрле фәннәргә багышланган (химия, физика, биология, медицина) хезмәтләр авторы. Хәмид Мөштәри белән физика буенча оригиналь (тәрҗемә итлмәгән) китаплар язу белән шөгыльләнә.
Нахакка гаепләнеп, 1938 елның 3 ноябрендә репрессияләнә. 1958 елда реабилитацияләнә.
Чыганаклар
үзгәртү- Шәмсетдинова Р.Р. Габдулла Ибраһимов-Шинаси – танылган педагог, галим, терминолог һәм җәмәгать эшлеклесе. (Габдулла Салих улы Ибраһимовныц тууына 120 ел) // Гасырлар авазы — Эхо веков. — 2004 — № 2.(үле сылтама)
- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|