Җиһангир Алкин

татар милли хәрәкәте эшлеклесе

Җиһангир Сәетгәрәй улы Алкин (рус. Алкин Джангир Саидгиреевич; 13 октябрь 1897(1897-10-13), Казан, Россия империясе — 1919, билгесез) — татар милли хәрәкәте эшлеклесе, Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең 1 нче һәм 2 нче корылтайлары делегаты (1917—1918), Хәрби Шураны оештыручыларның һәм җитәкләүчеләрнең берсе.[1][2]

Җиһангир Сәетгәрәй улы Алкин
Туу датасы: 13 октябрь 1897(1897-10-13)
Туу урыны: Казан, Россия империясе
Үлем датасы: 1919(1919)
Үлем урыны: билгесез[d]
Ватандашлык: Россия Империясе
Эшчәнлек төре: иҗтимагый эшлекле

Биографиясе үзгәртү

Җиһангир Сәетгәрәй улы Алкин 1897 елның 13 октябрендә Казан шәһәрендә татар җәмәгать эшлеклесе Сәетгәрәй Алкин гаиләсендә туа. Татар, мөселман. 1841 елның 17 маендагы Казан дворян депутатлар җыелышының билгеләмәсе буенча Алкиннар нәселе Казан губернасының дворян шәҗәрәсе китабының III өлешенә кертелә[3][4].

1915 елда Казанда реаль училище тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, прапорщик дәрәҗәсенә ия була. 1915—1916 елларда абыйсы Ильяс Алкин белән бергә Петроградта «Татар учагы» түгәрәге эшен оештыруда катнаша.[5][6] «Безнең тавыш» газетасын нәшер итүдә башлап йөри.[1]

1917 елның көзендә мөселманнар социаль исемлеге буенча Учредительләр җыенына сайлана.[1][7] 1917 елгы Февраль революциясеннән соң татар милли азатлык хәрәкәтендә катнаша, «Идел-Урал» республикасын оештыручылардан, штатның коллегиясе башында торган.[8][9]

Болак арты республикасы вакыйгалары барышында 1918 елның 23 февралендә Совет хакимияте вәкилләре тарафыннан кулга алына,[10][11] соңрак азат ителә.[1]

Алдагы язмышы билгесез.[1]

Гаиләсе үзгәртү

Атасы — җәмәгать эшлеклесе Сәетгәрәй Алкин

4 бер туган булуы билгеле, алар арасында: Ильяс Сәетгәрәй улы (28.11.1895, Казан — 9.05.1938, Мәскәү), меньшевик, соңрак эсер, оештыру җыелышы әгъзасы. 1919 елдан РКПда (б). 1937 елда кулга алына, атып үтерелә, реабилитацияләнгән[12].

Бабасы — җәмәгать эшлеклесе Шаһиәхмәт Алкин (1812―1879).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Онлайн — энциклопедия Tatarica Усманова Д. М. Алкин Джангир // Татарская энциклопедия: В 5-т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ. 2002. — Т. 1: А-В.
  2. Сагаутдинов Ш. Ш. Татарские имена: происхождение, значения, примеры. — Алматы, 2011. — 569 с.
  3. Алфавитный список родоначальникам потомственных дворян, внесенных в дворянскую родословную книгу Казанской губернии с 1787 по 1895 г.. — Казань: Скоропеч. Л.П. Антонова, 1896. — С. 6. — 100 с.
  4. Татарское дворянство(үле сылтама)
  5. Идел-Урал — халыклар йорты: Ильяс Алкин.
  6. БАШКОРТ МИЛЛИ ХӘРӘКӘТЕНДӘ — ТАТАР ЕГЕТЕ.
  7. Мәшһүр милләттәшебез — Әхмәтҗан хәлфә.
  8. Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел.
  9. Азатлык Радиосы. «Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе.»
  10. КРАТКИЙ ОЧЕРК БОРЬБЫ ТАТАР ИДЕЛЬ -УРАЛА ЗА ОСВОБОЖДЕНИЕ. 2023 елның 26 май көнендә архивланган.
  11. Милли дәүләтчелек туганда…
  12. Алкин Ильяс (Илиас) Саид-Гиреевич.

Әдәбият үзгәртү