Нәҗип Хәлфин
Нәҗип Хәлфин, Нәҗип (Мөхәммәтнәҗип) Латыйф улы Хәлфин, рус. Хальфин Назип Латыпович(1886 ел, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Останкау волосте, Теләнче-Тамак ― 1937 елның 3 октябре, СССР, Азәрбайҗан ССР, Бакы) ) ― сәяси эшлекле, журналист, педагог, географ, юрист-галим. Атаклы Хәлфиннәр нәселеннән.
Нәҗип Хәлфин | |
---|---|
Туган телдә исем | Мөхәммәтнәҗип Латыйф улы Хәлфин |
Туган | 1886 РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Останкау волосте, Теләнче-Тамак |
Үлгән | 3 октябрь 1937 СССР, Азәрбайҗан ССР, Бакы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе Россия республикасы РСФСР СССР |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | сәяси эшлекле, галим |
Җефет | Мәрьям Гобәйдуллина |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1886 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе Теләнче-Тамак авылында (вариант: Казанда) туган. Теләнче-Тамак авылы мәдрәсәсен, Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган.
Сәяси язмышы
үзгәртү- 1911 елдан, исламчы буларак патша хакимияте күзәтүе астында.
- 1917 елда Казан мөселман комитеты җитәкчесе. Инкыйлаб вакытында эсерлар белән якыная.
- Казан губернасы мөселманнар җыелышыннан Учредительное собраниегә депутат булып сайлана.[1](рус.)
- I һәм II Бөтенрусия мөселманнар корылтаенда катнаша.
- Милли Шура башкарма комитеты әгъзасы.
- Идел-Урал штатын оештыру коллегиясе әгъзасы.
- 1921 елдан Бакы университетында укыта.
- Алты тел үзләштергән. 16 китабы, шул исәптән Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура иҗатлары турында хезмәтләре билгеле.
- Сәяси золым корбаны. 1937 елның 3 октябрендә атып үтерелә.[2]
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Мәрьям Гобәйдуллина (1892―1933), Баку педагогика институты укытучысы, доцент; тарихчы-галим Газиз Гобәйдуллинның сеңлесе. Балалары булмаган[3].
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Габдулла Апанаев (каената),
- Мөхәммәтшакир Казаков (каената),
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Казан тарихлары» сайтында, archived from the original on 2016-03-15, retrieved 2015-05-23
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-11-20, retrieved 2016-07-11
- ↑ Мансур Мортазин. 150 атаклы татар турында. Кызык та, кызганыч та: публицистик язмалар. К.: Мәгариф-Вакыт, 2022, 383 бит. ISBN 978-5-4494-0086-4
Әдәбият
үзгәртү- Бишегем ― Теләнче Тамак (төзүчеләре Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012.ISBN 978-5-904735-69-2
- Л.Г. Протасов. Люди Учредительного собрания: портрет в интерьере эпохи. М., РОСПЭН, 2008.