Ризван Ибраһимов
Ризван Ибраһимов (Алуши) (1883 ел, Биги авылы, Сарытау губернасы, Россия империясе – 1938 ел, Уфа) – педагог, мөгаллим, язучы, журналист, тарихчы. Җәдидче, укытуда яңа ысуллардан файдалана, Әчинск мәдрәсәсендә кызлар белән малайларны бергә укыта башлый. Ф.Әмирханның якын дусты.
Ризван Ибраһимов | |
---|---|
Туган | 1883 Биги авылы, Сарытау губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1938 Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | Педагог, мөгаллим, язучы, журналист, тарихчы |
Җефет | Фәрханә Рәхимгәрәй кызы Бәхетгузина |
Биография
үзгәртүСарытау губернасы Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы) Биги авылында туа. Башлангыч белемне үз авылында ала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте (1896-1903). «Мөхәммәдия» шәкертләренең «Иттихад» яшерен җәмгыяте әгъзасы, кулъязма «Әл-мәгариф» газетасы сәркатибе, «Әл-ислах» комитеты әгъзасы. Казан губернасы Ташбилге авылында (Татарстанның хәзерге Әлки районы) (1903-1905), Себердә Ачинск (1905-1907), Чита (1907-1912), Хабаровск (1912-1914), Чиләбе (1915-1917) мәдрәсәләрендә укытучы. 1906 елдан «Фикер», «Казан мөхбире», «Сибирия», «Вакыт» газеталарында, «Шура» журналында Себер татарлары, мөселман уку йортларының торышы, укытучыларның тормыш шартлары турында мәкаләләре басыла. «Әл-ислах» газетасының үзхәбәрчесе була. Эстәрлетамакта «Мәгариф эшләре» журналын оештыручы (1920), 1920 елларда «Яңа авыл» газетасында, «Белем» журналында эшчеләр мәктәпләре, укытуның төрле ысуллары турында мәкаләләрен бастыра. «Башкортстан кооператоры» журналы мөхәррире (1922-1924). Мәгариф халык комиссариатының әдәбият-нәшрият бүлеге мөдире, Свердловск педагогия институты каршындагы Татар-башкорт рабфагы (1932-1934), Уфа театр техникумы укытучысы (1934-1938).
Аның турында
үзгәртү- Әмирхан Ф. Әсәрләр. Т. 4. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 221-240, 249, 255-256, 261-266, 272, 274, 276, 283, 289 б.
- Әмирхан Р. Иманга тугрылык. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 217 б.
- Татар энциклопедиясе. В 5 т. Т. 1. — Казань: ИТЭ, 2002. — С. 120.
- Ибраһимова Ф. Ризван Алуши // Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөзбашы): Биобиблиографик сүзлек. — Казан, 2005. — 14-17 б.
- Ахметова Д.И. Фатих Амирхан в фотографиях. — Казань: ИЯЛИ, 2016. — 72 с.
- Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. 1 т. (борынгы төрки чор – XX гасыр башы). — Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. — Б.134-137.
- Кудаш А. Фатих Әмирхан хатлары турында бер-ике сүз // Казан утлары. 1960. № 3.
- Байчура Ш. Татар яшьләре хәрәкәте һәм Фатих Әмирхан (Истәлекләр буенча) // Казан утлары. 1961. № 1.