«Фикер» газетасы — 1905 елның 26 ноябрендә Җаекта (Уральскида) чыга башлаган татар милли-демократик газетасы. Рәсми мөхәрире һәм нашире Камил Мотыйгый булган.

«Фикер» газетасы
Tөр

сәяси


Гамәлгә куючы

Камил Мотыйгый

Нәшер итүче

Камил Мотыйгый

Баш мөхәрир

Камил Мотыйгый

Штат корреспондентлары

Габдулла Тукай (де-факто)

Нигезләнгән

1905

Сәяси тараф

милли-демократик

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1907

Төп офис

Җаек

Тиражы

2000 нән 5000 гә кадәр

Газета 1907 елда чыгудан туктый, соңгы саны 13 май көнне чыга.

Тасвирлама үзгәртү

Газета патша хөкүмәте сәясәтенә оппозициядә тора, кадимчелекне, искелекне тәнкыйтьли, хатын-кыз азатлыгын яклап кыю чыгышлар ясый, замандашлары арасында сугышчанлыгы белән таныла. Ул халык арасында популяр була, киң тарала, тиражы вакыт-вакыт биш меңнән дә арта.

Газетаның эшендә Габдулла Тукай бик актив катнаша, ул аның чын рухи юнәлеш бирүчесе дә була. Шагыйрьнең беренче шигырьләре дә монда нәшер ителә.

Тарих үзгәртү

Газетаның иң беренче саны 1905 елның 26 ноябрендә басыла. Бер елдан соң, 1907 елның башында Камил Мотыйгыйга басым көчәя, һәм шул ук елның 22 февралендә ул газета эшләреннән читләштерелә, аның газета-журналлары башка кешеләр карамагына күчә.

13 майда исә «Фикер»нең соңгы 73 нче саны нәшер ителә.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.