Фатих Сәйфи-Казанлы

Фатих Сәйфи-Казанлы(Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) —1888 елның 22 мартында элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстанның Әлки районы) Карамалы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1891—1892 елгы ачлык вакытында аның әтисе Камалетдин агай гаиләсе белән Казанга күчеп китә һәм 1916 елга кадәр башта ломовой извозчик, соңга таба вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә. 1916 елда ул гаиләсен ияртеп яңадан туган авыллары Карамалыга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда иген игә, күмәкләшү елларында беренчеләрдән булып колхозга керә.

Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин
Псевдонимнар: Фатих Сәйфи-Казанлы
Туу датасы: 22 март 1888(1888-03-22)
Туу урыны: РИ, Казан губернасы, Спас өязе, Карамалы авылы
Үлем датасы: 5 август 1938(1938-08-05) (50 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү, СССР[1]
Эшчәнлек төре: иҗтимагый эшлекле
Иҗат итү теле: татар

Революциягә кадәр үзгәртү

Мөхәммәтфатих башта иске типтагы Казан мәктәпләрендә укый, аннары үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. «Мөхәммәдия»не тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Минзәлә өязендә яңа методлы мәктәпләрдә укытучы булып эшли, ә 1906 елда яңадан Казанга кайтып, үзенең әдәби һәм журналистлык эшен башлап җибәрә. 1912—1918 еллар арасында Ф. Сәйфи-Казанлы Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. 1915—1917 елларда «Галия» мәдрәсәсендә тарих фәне укыта.

Иҗаты үзгәртү

Әдипнең революциягә кадәрге әдәби иҗатыннан «Мөкатдәс хезмәт» (1907), «Безнең заман» (1909), «Ямьсез тормыш» (1915), «Җәмәгать хадиме» исемле сәхнә әсәрләрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулай ук ул «Ялт-йолт», «Мәктәп», «Ак юл», «Аң» журналларында, «Йолдыз», «Тормыш» кебек газеталарда актив языша, әдәби тәнкыйть һәм иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре белән шул чорда ук үзен танытып өлгерә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң үзгәртү

1917 елгы Февраль революциясе көннәрендә Ф. Сәйфи-Казанлы Уфада татар социалист-революционерлары (эсерлары) органы «Ирек» газетасының нашире була. 1917 елның июль вакыйгаларыннан соң эсерлар партиясе карашларыннан арына барып, 1918 елның январенда Казанга әйләнеп кайткач, алар белән араны бөтенләй өзә һәм шул ук елда Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге Үзәк мөселман комиссариатында эшли башлый. Гражданнар сугышы чорында ул Казан техникумнарында, хәрби-политик һәм хәрби кызыл командирлар әзерләү курсларында тарих һәм иҗтимагый фәннәр Укыта, бер үк вакытта «Эшче», «Эш» кебек беренче татар совет газеталарында актив языша. 1920 елда ул РКП(б)га член итеп алына. Татарстан АССР төзелгәч, Ф. Сәйфи-Казанлы Мәгариф халык комиссариатында, Җир эшләре халык комиссариатында җаваплы урыннарда эшли. 1923—1925 елларда «Кызыл Татарстан» һәм «крестьян гәзите»нең җаваплы Редакторы вазифаларын башкара. 1925 еллардан башлап Ф. Сәйфи-Казанлы татар язуын гарәп графикасыннан латин графикасына (яңалифкә) күчерү буенча зур эш алып бара, Татарстан Яңалиф җәмгыятенең председателе һәм «Яңалиф» журналының җаваплы редакторы (1927—1929) буларак, яңа язуны гамәлгә кертүдә иң актив рольләрнең берсен уйный. 1930—1935 еллар арасында Ф. Сәйфи-Казанлы Татар коммунистлары университетында (ТКУ), Марксизм-ленинизм институтында һәм Казан педагогия институтында тарих фәне укыта.

Әдәби иҗаты үзгәртү

Партия, совет һәм җәмәгать оешмаларында, уку йортларында хезмәт итү белән бергә, Ф. Сәйфи-Казанлы үзенең әдәби иҗат эшен дә онытмый. Революциядән соңгы елларда әдип иске тормышның караңгы якларын фаш иткән «Зимагур» (1921), «Крушниклар» (1921), «Двор өендә» (1925); гражданнар сугышы һәм социалистик төзелеш, колхозлашу чоры вакыйгаларына багышланган «Һани» (1923), «Елан токымы» (1931), «Кызыл эшелон» (1932), «Корбый иптәш» (1933), «Беренче адымнар» (1933) исемле хикәя, повестьларын; «Өч нарат» исемле романының беренче кисәген (1930) һәм «Дошманнар» (1920), «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» (1929), «Зөбәрҗәт» (1936) исемле пьесаларын яза. Бу әсәрләр, шул чор тормышының кайбер якларын, сыйнфый көрәшнең реаль күренешләрен, шул шартлар эчендә яңа кешенең туу һәм формалашу үзенчәлекләрен күрсәтүче әдәби ядкярләр буларак, татар әдәбияты тарихында билгеле урын тоталар.

Татар классик әдәбиятында өлеше үзгәртү

Ф. Сәйфи-Казанлы бу елларда татар классик әдәбиятын популярлаштыру, җыю һәм бастырып чыгару толында да күп кенә эшләр башкара. Ул Г. Тукайның өч (1929—1931), Г. Камалның ике (1929—1930) томлык җыентыкларын төзеп чыгара, Г. Камал, Ф. Әмирхан иҗатларына багышланган махсус китап язып бастыра («Өч татар классигы», 1930). Дөрес, авторның классик әдәби мираска мөнәсәбәтенең шактый каршылыклы булуын да әйтергә кирәк. Ул да, бу чор әдәби тәнкыйтендә һәм әдәбият белемендә киң тамыр җибәргән вульгар социалогизм йогынтысына бирелеп, әдәби мираска, бигрәк тә Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан һәм Дәрдмәнд иҗатларына карата дөрес булмаган «үтә сул» фикерләрен әйтеп чыга. Ф. Сәйфи-Казанлы популяр характердагы тарихи хезмәтләр, мәктәп дәреслекләре, авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренә багышланган брошюралар, дингә каршы публицистик мәкаләләр һәм китаплар авторы буларак та билгеле. 1934 елдан СССР Язучылар берлеге члены.

Үлеме үзгәртү

Ф. Сәйфи-Казанлы 1938 елның 5 августында вафат була.

Казандагы адреслар үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү