Карамалы (Әлки районы)

КарамалыТатарстан Республикасының Әлки районындагы авыл. Карамалы авылы район үзәге Базарлы Матак авылыннан 25 чакрымда урнашкан.

Карамалы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Старокамкинское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422877
Карта

Халык саны — 203 тирәсендә. Почта индексы — 422877.

«Кармалы», «кармала» атамалары тарихи белешмәләрдә шактый искә алына. А. Артемьев җыеп чыгарган тарихи белешмәдә күрсәтелгәнчә, Кармала (Исәнбай) авылындагы 98 йортта 353 ир-ат һәм 345 хатын-кыз көн күргән, мәчет эшләгән. XVIII йөз мәгълүматларын эченә алган Д. А. Корсаков белешмәсендә авыл Исәнбай, шулай ук Кармала дип аталган, аның Кармала суы буена утыруы әйтелгән. Авылда 61 йомышлы татар, 2 керәшен татары яшәгәнлеге билгеләнә. 1898 елгы белешмәдә дә авыл Кармала исеме белән бирелә һәм анда татарлар яшәве күрсәтелә. К. П. Берстель белешмәсендә авыл Кармала (Исалей Кормала) рәвешле беркетелгән һәм анда 984 татар кешесе көн күрүе әйтелгән.

Олылар сөйләвенә караганда, авыл урнашкан җирдә элек карама агачлары күп үскән. Хәзер алар киселеп беткән инде. Шуңа авылга Карамалы исеме бирелгән. Авылны нигезләгән бабалар элек Иске йорт дигән урында торганнар. Хәзер анда яшәүче юк. Сабантуйлар шул урында үтә. Ул бик матур җир, төрле агачлар белән әйләндереп алынган. Тирә-ягыннан су камап алган: Төпсез күл һәм Кала күлләре җәелеп ята. Алар, икесе бергә тоташып, Чирмешән елгасына коялар. Моннан башка авыл янында Коры Әнҗерә, Яшелчә, Шүрәле елгалары, Ак балчык һәм Мүк сазлары, Мулла чишмәсе, Яшелчә бакчасы, Якын чирәм, Куб һ.б. исемдәге географик берәмлекләр бар.

Авылда Яшьтәшләр чишмәсе бар икән. Аның тарихы уйландыра торган. Күрәсең, авыл халкы чишмәләр чистартуга артык игътибар итмәгән. Бу чишмә дә элек челтерәп аккан, соңыннан кипкән. Өч егет: Насыйбуллин Дамир, Мингазов Нәкыйп һәм Кәлимуллин Ринатлар чишмәне чистарталар һәм Яшьтәшләр чишмәсе дип исемлиләр. Озакламый бу егетләрнең өчесенең дә хуҗалыкларында янгын чыга. Менә шундый гаҗәп хәл. Хәзер бу чишмә каралмый да, чистартылмый да икән.

Авылда элек-электән мәчет эшләгән, ул хәзерге мәктәп бакчасы эчендә булган. Хәзер аның нигезе генә калган. Мәчетне колхозлашу чорында сүтеп, урынынна мәктәп төзегәннәр. Ул мәктәптә хәзер дә балалар укый.

Авылда хуҗалыклар саны 100 дән артык, аларда 140 ир-ат һәм 138 хатын-кыз яши.

Авылда иске һәм яңа зират бар. Халык яңа зиратны карап, чистартып тора. Тик менә иске зиратның киртәләре ишелгән, ташландык хәлдә.

Демография

үзгәртү
Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
755 1174 1057 1216 757 694 602 621 394 290 279 203

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр

үзгәртү

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.3 °C -10.4 °C -5.4 °C 5.5 °C 14.3 °C 19 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.8 °C 5 °C -3.9 °C -9.5 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.