Ялт-Йолт (журнал)

юмор-сатира журналы
(«Ялт-Йолт» журналы битеннән юнәлтелде)

"Ялт-Йолт" журналы1910-1918 елларда Казанда чыккан юмор-сатира журналы. Мөхәрире Әхмәт Урманчиев булган.

"Ялт-Йолт" журналы
Tөр

юмор-сатира журналы


Нәшер итүче

"Юл" нәшрияты

Баш мөхәрир

Әхмәт Урманчиев

Штат корреспондентлары

Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан

Нигезләнгән

1910

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1918 ел, июнь

Төп офис

Казан

Тарих үзгәртү

Журналның беренче саны 1910 елның 15 мартында чыккан. Журналны элек чыккан "Яшен" журналының дәвамы дияргә дә мөмкин. Мөхәрире Әхмәт Урманчиев булган. Аның эшендә Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал һәм Фатих Әмирхан бик актив катнашалар. Тукайның монда хезмәте турында Урманчиев болай дип яза [1] :

  <...> Милләт өчен бер көлке журналы кирәклегенә ышанып җиткәч тә, бу турыда башлап киңәшкән кешеләремнән берсе Тукай иде.

Ул бу эшкә бик әһәмият биреп, минем күңелемне уйлаганнан артык күтәрде. Ул бу журналга ахыргы минутларына кадәр хезмәт итәчәгенә вәгъдә бирде... Беренче номеры чыккач та, ул журналны үз итте. Шуннан соң искиткеч дикъкать белән журналда халык өчен хезмәт итте...

 

123 саны чыккач, 1918 елның июнендә журнал ябыла.

Тасвирлама үзгәртү

Журналда төрле сатирик мәкаләләр, шигырьләр басыла. Ул шул заман юмор-сатира журналларының иң алдынгысы була.

Казанда Харитонов матбагасында басыла.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ә.Урманчиевның "Ялт-Йолт" һәм Габдулла Тукай" истәлек язмасы