«Тормыш» ― иҗтимагый-сәяси һәм икътисади гәҗит. Уфада татар телендә чыккан. Беренче саны 1913 елның 12 октябрендә дөнья күрә. Башта атнага 3 тапкыр чыкса, 1914 елдан – көн саен. Элегрәк Томскида «Сибирия» исеме белән чыга. Гәзитнең нашире – Уфа сәүдәгәре Гыйбадулла Госманов, 1914―1916 елларда шул исемдәге нәшрият («Тормыш» нәшрияты) хуҗасы да була.

Тормыш
Tөр

көндәлек, иҗтимагый-сәяси, икътисади


Гамәлгә куючы

Гыйбадулла Госманов

Нәшер итүче

«Тормыш» нәшрияты

Мөхәрир

Закир Кадыйри

Баш мөхәрир

Мөхәммәтвәгыйз Нәүрүзов

Нигезләнгән

1913

Сәяси тараф

милли-либерал газета

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

29.04.1918

Төп офис

Уфа

Төп мәкалә: Сибирия (газета)

«Тормыш» газетасының башлангычы ― «Сибирия» дигән газета 1912 елның 18 февралендә ирле-хатынлы Фатыймаи-Фәридә Ваһапова-Нәүрүзова һәм Вәгыйз Нәүрузов тарафыннан (Фатыймаи-Фәридә акчасына) нигезләнгән һәм Томск шәһәрендә дөньяга килгән[1]. 1913 елның августында 145нче саны чыкканнан соң, мөхәрият Уфага күчерелгән. «Тормыш»ның беренче нашире һәм мөхәррире ― соңрак жандарм (сәяси) идарәсенең яшерен хезмәткәре булуы фаш ителгән[2] Мөхәммәтвәгыйз Нәүрүзов булган. Тиздән наширлек Уфаның танылган бае Гыйбадулла Госманов кулына күчкән. Мөхәриятне мәгърифәтче, мөгаллим, көнчыгыш халыклар белгече Закир Кадыйри җитәкли башлаган. «Тормыш» газетасында ул мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларны үз ана телләрендә (гарәп телендә түгел) укытуны яклап күпсанлы мәкаләләр бастыра. Газетада «төрки кавемнең үз ана телендә белем биргән университеты да, академиясе дә булырга тиеш» дигән фикерне алга сөрә.

Газетаның беренче санында Мәҗит Гафури шигырьләре басыла.

«Тормыш» ― атнасына алтышар мәртәбә чыга торган (көндәлек), эчтәлекле һәм укый торган татар җәмәгатьчелегенең абруен казанган басма. Россиянең төрле шәһәрләрендә үзенең махсус корреспондентларын тоткан.

1918 елның башында Милли Идарәгә сайланган Закир Кадыйри газетаны калдырган һәм мөхәррирлек вазифалары Гыймадетелислам (Гумдә) Хәбировка күчкән.

Мөхәррирләр

үзгәртү

Мөхәррирләре: Мөхәммәтвәгыйз Нәүрүзов, Закир Кадыйри, Гыймадетелислам Хәбиров. Газетаның актив авторлары арасында Шакир Якубов, Нурмөхәммәт Бохараев, Нурулла Кадыйров, Вәли Хангилдин, Габдулла Шөнаси (Габдулла Ибраһимов) һ. б. булган.

1918 елның 29 апрелендә Уфа вилаять советы каршындагы Мөселман комиссариаты «пролетар революциясенә каршы коткы һәм контрреволюцион фикерләр тарату» сылтавы белән газетаны бастырудан туктата. Газетаның 832 саны чыккан[3].

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр.581. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

үзгәртү
  • Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Просветительницы. kazan.bezformata.com, 16.12.2010(рус.)
  2. Габдрафикова Л. Р. Татарское буржуазное общество: стиль жизни в эпоху перемен (вторая половина XIX -начало XX века). Казань: Татарское книжное издательство, 2015. б.286. ISBN 978-5-298-03001-4
  3. Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 169нчы бит