Закир Хәлим улы Кадыйри, Төркиядә: Zakir Kadiri Ugan (Закир Кадыйри Уган) — күренекле татар мәгърифәтчесе, мөгаллим, көнчыгыш халыклар белгече, татар эмиграциясенең күренекле вәкиле.

Закир Кадыйри
Туган телдә исем Закир Хәлим улы Кадыйри (Zakir Kadiri Ugan)
Туган 1878(1878)
Сембер губернасы, Абдулла авывы
Үлгән 22 октябрь 1954(1954-10-22)
Әнкара
Күмү урыны Җәбәче Асри зираты[d]
Милләт татар
Һөнәре укытучы, тәрҗемәче, журналист
Җефет Сания Гыйффәт

Тормыш юлы

үзгәртү

Закир Хәлим улы 1878 елда Самар губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Сембер өлкәсе Чардаклы районы) Абдулла (Урта Кандал) авылында туган. Туган авылында башлангыч белем алгач, укуын Сембердә Вәли хәзрәт һәм Шакир ахун мәдрәсәләрендә дәвам иткән. Уналты яшендә Бохарага барып, 5 ел ислам фәлсәфәсен һәм табигать фәннәрен өйрәнә. Аннан Хиҗазга китеп, хәдисләр һәм гарәп әдәбиятын өйрәнә. Мәдинәдә югары белем ала. Абыйсы киңәше белән, Төркиягә укырга китә. Истанбул университетының илаһият факультетында укый. Истанбул университетында яңа фикерле яшьләр белән аралаша, түгәрәкләргә йөри, диспутларда катнаша. Тирәнрәк белем алу өчен Мисырга китә. Ул анда Әл-Әзһәр университетында укый, дөнья төркиләре турында мәкаләләр яза. «Әл-лива» газетасында, «Әл-Галәм-и Ислами», «Әттилмиз» журналларында эшли. [1]

Югары дини белем алган яшь галим 1907 елда туган иленә әйләнеп кайта. З. Кадыйри Риза Фәхретдин чакыруы буенча, 1907-1917 елларда Ырынбурның «Хөсәения» һәм Уфаның «Галия» мәдрәсәләрендә фәлсәфә, психология һәм логика фәннәрен укыта.

З. Кадыйри XX йөз башында зур күтәрелеш алган җәдитчелек хәрәкәтенең иң актив эшлеклеләреннән булган һәм ул яңача уку-укыту, тәрбия бирүне, ягъни мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп коруны кайнар яклаган. «Тормыш» газетасында ул мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларны үз ана телләрендә (гарәп телендә түгел) укытуны яклап күпсанлы мәкаләләр бастыра. «Тормыш» газетасында төрки кавемнең үз ана телендә белем биргән университеты да, академиясе дә булырга тиеш дигән фикерне алга сөрә.

1917 елда Бөтенроссия мөселман төрки-татар корылтайларын оештыруда актив катнаша. Милләт мәҗлесенә, мәгариф нәзарәтенә әгъза итеп сайлана. Закир Кадыйри — киң карашлы галим. Аның «Ислам мәдәнияте тарихы», «Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәяте», «Гарәп сарфы» һәм «Гарәп нәхүе» кебек хезмәтләре әле дә әһәмиятен югалтмаган. Мәгърифәтче галим хатын-кызны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп күрергә тели. Ул «Кызлар дөньясы» һәм «Хатын-кыз мәсьәләсе» дигән китаплар яза. Аларда әхлак, акыл, сәяси һәм эстетик, физик тәрбия нигезләре турында сүз бара. Автор үзенең әсәрләрендә хатын-кызларны белем алырга, мәгърифәтле булырга өнди, аларның җәмгыяттәге урынын билгели. Күренекле инглиз философы һәм социологы Герберт Спенсерның тәрбиягә багышланаган хезмәтләрен инглиз теленнән татарчага тәрҗемә итә. Шәех Мөхәммәд Әйяд Тәнтавиның «Куәт һәм рух», «Гыйльме калям дәресләре», «Низам вә Ислам», «Тормыш һәм дин» хезмәтләрен гарәпчәдән тәрҗемә итүче дә Закир Кадыйри була.

Мөһаҗирлектә

үзгәртү

Революциядән соң Закир Кадыйри туган илен ташлап китәргә мәҗбүр була. Хатыны Сания Гыйффәт (Төркиядә: Saniye İffet Ugan, 1900―1957)[2] белән, зур тырышлыклар куеп, мөһаҗирләрнең балаларын туган телләреннән аермас өчен, Кытайда татар балалар бакчасы, өч сыйныфлы башлангыч мәктәп ача, шунда ук үзләре укыталар да. Большевиклар килү куркынычы арткач, алар Хайлар шәһәренә күченәләр. З. Кадыйри монда да мөһаҗирләрнең балаларына башлангыч белемне ана телендә бирү мәсьәләсен хәл итү буенча башлап йөрүчеләрдән була. Властьлар белән шактый озак вакытлар сөйләшүләр алып барганнан соң, төрки халыкларның балаларын ана телләрендә укыту өчен рөхсәт һәм мәктәп өчен бина да алына.

1928нче елдан бирле Г. Исхакый тарафыннан чыгарылып килә торган «Яңа милли юл» журналында З. Кадыйри «Исламмы, милләтме» исемле фәнни популяр хезмәте басылып чыга. Монда ислам динен тотучы милләтләрнең бер милләт - гарәп телле милләт дәүләте кул астында яши алмавы, һәр мөселман булган милләтнең үз милли аңы, милли горурлыгы, милли әдәбияты, җырлары булуын, һәр милләтнең үз илендә, үз милләтенең гореф-гадәтләрен тотып, үзенең сәяси тәрбиясе, акылы дәрәҗәсенә күрә үзенә аерым бер милләт булып яшәргә хакы барлыгын һәм тиешлеген тарихтан мисаллар белән яктыртып язган.

Шуннан соң Төркия һәм Финляндиядә, янә Төркиядә яши. Мөһаҗирлектә ул педагогик һәм гыйльми эшләр белән шөгыльләнә.

1954 елның 22 октябрендә Төркиядә вафат була, Әнкара шәһәрендә җирләнгән.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Ахмет Тимер. Закир Кадири Уган / Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. – Казань: Яз, 2012, стр.41-42. ISBN 978-5-904-449-14-8
  2. Ахмет Тимер. Сания Иффет Уган / Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. – Казань: Яз, 2012, стр.42-43. ISBN 978-5-904-449-14-8

Әдәбият

үзгәртү
  1. Әхмәтҗанов М. З. Кадыйри: Тормыш юлы һәм эшчәнлеге//Өмет. - Сембер. - 213. - 25 окт. - 5 бит.
  2. «Ватаным Татарстан»/ №155. 24.09.2013.
  3. Сибгатуллина Ә. Кадимчеләр дийарыннан бер әсәр. // «Чын мирас» - 2012. - №2-3.
  4. Мөхәммәтшин Р. М. Татар зыялылары // К.: Мәгариф, 2003. - 184 б, 186 б.

Сылтамалар

үзгәртү