Әхмәт Тимер, чын исеме Әхмәт Рәшит улы Яруллин — күренекле татар галиме, дөньякүләм танылган төрки телләр белгече, профессор.

Әхмәт Тимер
Туган телдә исем Әхмәт Рәшит улы Яруллин
Туган 14 ноябрь 1912(1912-11-14)
Әлмәт, Бөгелмә өязе, Казан губернасы
Үлгән 19 апрель 2003(2003-04-19) (90 яшь)
Әнкара, Төркия
Милләт татар
Ватандашлыгы  Төркия
Һөнәре галим
Ата-ана

Тормыш юлы үзгәртү

Балачак үзгәртү

Ул 1912 елның 14 ноябрендә элекке Бөгелмә өязенең Әлмәт авылында дөньяга килә. Бала чагыннан ук Әхмәт мәгърифәткә омтылган. Әтисе Рәшит һәм әнисе Зәйнәп ул заманның шактый укымышлы кешеләреннән саналган. Рәшит Яруллин ун еллап Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәре мәдрәсәсендә белем ала, туган илгә кайткач, Диния нәзарәтендә имтихан тотып, имам-хатыйп һәм мөдәррис исемен ала, авылларында укытучы-имам булып эшли. Әнисе Зәйнәп ханым исә Әлмәттәге кызлар мәктәбендә укыта, аның шигырьләре милли журналларда басыла.

Укырга-язарга Әхмәт әтисеннән өйрәнә. 1921 елда Бөгелмәдәге рус мәктәбендә укый башлый. Татар баласы булганга күрә ул монда шактый кимсетелә. Инкыйлаб вакытында исә әтисе мулла булуын искәртеп, Әхмәтне мәктәптән куалар.

Төркия үзгәртү

1929 елда Әхмәт Тимер туган ягын ташлап, Төркиягә качарга мәҗбүр була. Аның әти-әнисе һәм бөтен туганнары Татарстанда кала. Һади Атласи җитәкчелегендәге «Идел-Урал» оешмасы белән бәйләнештә булганлыкта гаепләп, әтисе Рәшитне кулга алалар һәм 1938 елның 15 февралендә 9 иптәше белән бергә атып үтерәләр.

Йосыф Акчура ярдәме белән Әхмәт һәм аның иптәше Габделәхәт Трабзон укытучылар интернат-мәктәбенә укырга керәләр. 1934 елда мәктәп ябыла һәм Истанбул Хәйдәрпаша мөгаллим мәктәбе белән берләшеп, Истанбул Хәйдәрпаша лицее булып оеша. 1935 елда Әхмәт Тимер лицейны уңышлы тәмамлый. Шул ук елны ул Әнкарада яңа ачылган тел-тарих һәм география факультетына кабул ителә.

Факультетка укытыр өчен төрек галимнәреннән башка, чит илләрдән, күбрәк Алманиядән фән белгечләре чакырылган була. Алар арасында Әхмәт Тимер аеруча профессор Ласло Рашоньи белән якынлаша, аңа алманча лекцияләрен төрекчәгә тәрҗемә итүдә зур булышлык күрсәтә. Шулай ук ул Лейпциг университеты профессоры Бенно Ландсбергер белән еш аралаша.

Алмания үзгәртү

1941 елның 17 июнендә Әхмәт Тимер аспирантураны тәмамлый, ләкин диплом яклау тантанасы кичектерелә. ССРБда Бөек Ватан сугышы башлана, Әхмәт Тимерне алманнар рус булмаган милләт әсирләре арасында тикшеренү эшләре алып бару өчен комиссиягә чакыра. Ул татар, башкорт, чуаш һәм фин-угыр халыклары өчен җаваплы булып билгеләнә.

1943 елның 22 июлендә аспирантлык дипломына ия булып, фәннәр кандидаты исемен ала. Шул елны ул Төркиягә кайта. 9 елдан соң янә Алманиягә бара, 1952 елда Һамбург университетына төрек теле укытырга лектор итеп билгеләнә.

1953 елның 1 августында доцентлык баскычына күтәрелеп, шул ук елның 19 декабрендә, доцент буларак, беренче лекциясен укый. Аннан соң «Татар әдәбияты тарихы» һәм «Монголча текстлар» дигән дәресләр бирә башлый. Болар белән генә чикләнмичә, Әхмәт Тимер фәнни эшчәнлеген актив дәрәҗәдә дәвам итә: Себер һәм Урта Азиядәге төрки халыклар арасында озак еллар яшәгән һәм Казанда да гомеренең 12 елын уздырып, анда Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри кебек күренекле татар галимнәре белән гыйльми эзләнүләрдә булган, дөньякүләм танылган тюрколог Вилһелм Радлоффның тормышы һәм эшчәнлеге турында тикшеренүләр алып бара. Бу фәнни әсәр 1955 елда Алманиядә, 1991 елда Төркиядә басылып чыга.

1954 елда яңадан Төркиягә әйләнеп кайта, ә 1975 елның октябрь аенда Алманиягә өченче тапкырда китә. Аны Мюнхен шәһәренә, «Азатлык» радиосына эшкә чакыралар. «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясендә бер ел консультант булып эшли.

Әхмәт Тимер беренче булып Әнкарада Төрек мәдәниятен өйрәнү институтын кора, 1961-1975 еллар арасында аның җитәкчесе була.

1981 елда 2 елга Маинц университетында тюркологиягә бәйле лекцияләр укырга чакыра.

1980 елда 70 яшь тулгач, лаеклы ялга чыга. Ләкин гыйльми һәм иҗади эшчәнлек алып баруын туктатмый.

2003 елда 90 яшендә Әхмәт Тимер йөрәге тибүдән туктый. Анкара шәһәрендә күмелгән.

ФӘННИ ХЕЗМӘТЛӘРЕ

Әхмәт Тимер – дөньяга танылган галим – лингвист. Татар теленнән башка ул тагын 8 тел белгән. Галимнең 250 дән артык фәнни хезмәтләре билгеле. Алар төрек, алман, инглиз, француз һәм татар телендә язылганнар. Аның фәнни хезмәтләрен 3 юнәлешкә бүлеп була. Беренче юнәлеш – тел галимнәренең басылып чыккан фәнни эшләрен бәяли торган мәкаләләр. Бу мәкаләләр алтаистика, тюркология буенча чыгарыла торган дәрәҗәле журналларда басылганнар. Икенче юнәлеш – төрки халыкларның тарихын чагылдыра торган фәнни хезмәтләрне төрек теленә аңлатмалар белән тәрҗемә итү.Алар арасында:«Монголларның яшерен тарихы»,В.Радлов.«Себердән»,Ат Табари.«Халыклар һәм патшалар тарихы»( Закир Кадыйр-Уган белән). Өченче юнәлеш – үзе язган фәнни хезмәтләр.Югары бәя алган китаплары: «Чынгыз хан монголларның яшерен тарихында»,»В Радлов тюркология тарихында.Галимнең тормышы һәм хезмәтләре», «Йосыф Акчура» һ.б. Галим «Миллият идеалы эчендә фән һәм мәгариф», «Kazan» журналларында татар халкының биек шәхесләре турында язып, аларны дөньяга таныта. Британия, Германия, Төркия энциклопедияләрендә 50-гә якын мәкаләләре чыга. Ә.Тимернең татар һәм монгол телләре грамматикасы белгечләр арасында югары бәя ала. Галим көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә дәрәҗәле белгечкә әйләнә. Европаның атаклы университетлары Әхмәт Тимерне лекцияләр укырга чакыралар,күренекле белгечләр аның белән киңәшәләр. Профессор Әхмәт Тимер күп фәнни оешмаларның әгъзасы булган. Алар арасында Төрки халыклар мәдәниятын өйрәнү институты, Төрки телләр берләшмәсе, Бөтендөнья шәрык ширкәте,Урал-Алтай ширкәте,PIAC(алтаистларның бөтендөнья даими коференциясе). Соңгы елларда Әхмәт Тимер хатирә китаплары яза. Алар - «Әхмәт Тимернең тормышы һәм әсәрләре»,«Германиядә 60 ел»,«Ватаным Төркия».[1,2]

ГАИЛӘСЕ

1948 елны ул беренче тапкыр хезмәттәшенең кызына өйләнә. Озак яши алмыйлар. Азат Гыйфәт авырып үлә. Балалары булмый. Икенче хатыны - Рана Сойтеким.1964 елда кызлары Бахшаиш Зәйнәп туа.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Азат Ахунов. Выбрал свободу, но потерял Родину. Ахмет Тимер:Возвращение/ авт.-сост.Р.Абзалова—Сальманова.-Казань:Яз,2012
  2. Фаузия Байрамова. Ахмет Тимер -ученый мировой величины. Ахмет Тимер:Возвращение/ авт.-сост.Р.Абзалова—Сальманова.-Казань:Яз,2012