Рәшит Яруллин

имам-мөхтәсиб (Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР)

Рәшит Ярулла, Мөхәммәтрәшит[1] Ярулла улы Яруллин (1880 елның 20 марты, РИ, Самар губернасы, Ставрополь өязе, Яңа Майна волосте, Мөси1938 елның 15 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― ислам дин әһеле, мөгаллим, җәдитчелек тарафдары, Әлмәт авылының икенче мәхәлләсе имамы, Бөгелмә өязенең икенче мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе. СССРда сәяси репрессияләр корбаны.

Рәшит Ярулла
Туган телдә исем Мөхәммәтрәшит Ярулла улы Яруллин
Туган 20 март 1880(1880-03-20)
РИ, Самар губернасы, Ставрополь өязе, Яңа Майна волосте, Мөси
Үлгән 15 февраль 1938(1938-02-15) (57 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре имам
Җефет Зәйнәп Габделфәттах кызы
Балалар Мөхәммәт, Әхмәт, Бәшир, Һава, Сәгыйть, Гамир

Төрки телләр белгече, профессор Әхмәт Тимернең (1912―2003), медицина фәннәре докторы, профессор Гамир Яруллинның (1926) әтисе.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Әлмәтнең Таш мәчете. Хәзерге күренеше
 
улы Әхмәт Тимер (1912―2003)
 
улы Гамир Яруллин (1926)

1880 елның 20 мартында Самар губернасы Ставрополь өязе Яңа Майна волосте (хәзерге Сембер өлкәсе Мәләкәс районы) Мөси авылында туган.[2] Ата-бабалары: Мәүлет ← Габденнасыйр ← Мәнди чыгышлары белән Самар губернасы Мәләкәс өязе Бряндино волосте Урта Кандал (хәзерге Сембер өлкәсе Чардаклы районы Абдулла) авылыннан булган. [3]

Балачагында гаиләсе белән Төркиягә мөһаҗирлеккә китә. Бик яшьли ятим кала: әнисе – Хәлеб шәһәрендә (Сүрия), әтисе – Мәдинә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны) вафат булганнар. Ун еллап Мәккә һәм Мәдинә мәдрәсәләрендә укыгач, бераз вакыт Госман империясенең мөселман төбәкләрендә (Мисыр, Сүрия, Гыйрак, Анатолия) яшәгәч, Рәшит Ярулла туган ягына әйләнеп кайта.

Әлмәттә үзгәртү

Ырынбур мөселман диния нәзарәтеннән имам-хатыйб һәм илаһият укытучылыгына рөхсәт алып, 1905 елның 6 сентябреннән Әлмәттәге икенче мәхәллә мәчетенә имам һәм әлеге мәчет каршында эшләүче мәдрәсәгә укытучы булып урнаша[1] [4](бу вакытта беренче мәхәллә мәчетендә имам булып Фатих хәзрәт, икенче мәхәллә мәчетендә мөгаллим булып Һади Атласи эшләгәннәр). Рәшит Ярулла гаилә кора: Әлмәттән 50 чакрым ераклыктагы Түбән Чыршылы (Чәшеле) авылы мөгаллиме Габделкаюм улы Габделфәттах хәзрәт кызы Зәйнәпкә өйләнә (Зәйнәпнең олы апасы Хөсникамал Һади Атласида кияүдә була). [5]

Бөгелмәдә үзгәртү

1919 ел башында Бөгелмә мөселманнары Рәшит Яруллага шәһәр мәхәлләсен җитәкләвен һәм шәһәрнең бердәнбер мәчетенә (Бөгелмәдә биш чиркәү һәм бер мәчет булган) имам булып килүен сорап, мөрәҗәгать итәләр. Россиядә Ватандашлар сугышы башлангач, Бөгелмә мулласы Әхмәтҗан хәзрәт аклар гаскәре белән Себергә киткән булган. 1919 елның җәендә Рәшит Ярулла гаиләсе белән Бөгелмәгә күченеп килә. Бөгелмә һәм Уфа шәһәрләре арасында тимер юл элемтәсе булу сәбәпле (Уфага хәтле поезд 12 сәгать барган), Ырынбур диния нәзарәте белән актив хезмәттәшлек итә. Диния нәзарәте тарафыннан Бөгелмә өязенең икенче мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе итеп билгеләнгәч, Бөгелмәдәге йортының яртысын мөхтәсибәт офисы итеп куллана башлый һәм, үзе акча түләп, сәркатип-референт тота. Диния нәзарәтеннән килгән указлар һәм карарлар мөхтәсибәт офисында шапирограф аркылы күбәйтелеп, мөхтәсибәткә керүче мәхәлләләргә җибәрелә барган. Ул шулай ук җирле мөселман халкыннан Диния нәзарәте файдасына зур булмаган күләмдә салым җыеп тапшырган. Рәшит Ярулла еш аралашкан һәм Бөгелмәдәге үз өендә кабул иткән шәхесләрдән: мөфти Ризаэддин Фәхреддин, казыйлар Зыяэтдин Камали, Габдуллаһ Сөләймани, хаттат Ильяс морза Бораганский һ. б.[2]

Репрессияләрдән качып, гаиләсе белән бераз вакыт Махачкалада яши.

Сәяси золым корбаны үзгәртү

Төп мәкалә: «Атласов» эше

Рәшит Ярулла «Атласов» эше буенча гаепләнеп, 1937 елның 30 мартында кулга алына. Ялганга, гайбәткә, абсурд уйлап чыгаруларга корылган гаепләү акты белән «Совет властен бәреп төшерүне һәм Идел-Уралда бәйсез төрки-татар дәүләтен төзүне максат итеп куйган контрреволюцион милләтче фетнәче шпион оешмасы төзүдә, оешма җитәкчесе Һади Атласига һәртөрле ярдәм күрсәтүдә, чит илләр һәм аларның разведкалары белән тыгыз элемтәдә булып, аларга хәрби-сәяси мәгълүматлар тапшырып торуда» һ. б. гаепләү белдерелә [6]

1937 елның 23-28 октябрендә Казанның Менжинский исемендәге клубында Идел буе хәрби округы хәрби трибуналының ябык утырышлары «Атласов» эше дип аталган эшне карый. Хәрби трибунал буенча 9 кеше: Һади Атласи (Атласов), Рәшит Ярулла (Яруллин), Кәбир Туйкин (Туйкә), Фазыл Туйкин (Туйкә), Габделбари Фәттах (Фәттахов), Гани Алтынбаев, Касыйм Исхаков, Сабир Уразманов, 3әкәрия Фәттах (Фәттахов) атып үтерүгә хөкем ителгән.[7]

Рәшит Яруллин 1938 елның 15 февралендә атаклы мәгърифәтче, сәясәтче Һади Атласи (1876–1938) белән бергә атып үтерелә. Җинаять составы булмау сәбәпле, СССР Югары суды Хәрби коллегиясе карары белән 1958 елның маенда аклана. [7][8][9][10]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Зәйнәп Габделфәттах кызы (1888―1978), Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы (Шәчеле) авылында мәдрәсә мөгаллиме гаиләсендә туган, үзе дә Бөгелмә татар кызлары мәктәбендә укыткан. [11] 1978 елның 12 апрелендә 90 яшендә Әстерхан шәһәрендә вафат булган.
Алты баласы:

  • өлкән улы Мөхәммәт (1908―1943), Бөек Ватан сугышында фронтта һәлак булган. Хатыны Рәбига, дүрт баласы калган: Сания, Диләрә, Ләйлә, Марат.
  • икенче улы Әхмәт (Төркиядә: Ahmet Temir; 1912―2003), күренекле татар галиме, дөньякүләм танылган төрки телләр белгече, профессор. Әхмәтнең беренче хатыны Азат Гыйффәт, балалары булмый; икенче хатыны Рана Сойтеким, кызлары Бахшаиш Зәйнәп (1964 елгы).
  • өченче улы Бәшир (1915―1955), Бәширнең бер улы Илтөзәр (1947 елгы). Казанда яшәүче Илтөзәрнең өч кызы бар: Зөлфия, Илсөя, Эльмира.
  • кызы Һава (1919-), табибә, Әстерханда яшәгән. Беренче ире Вәлидән кызы Дилбәр (1944 елгы), Дилбәр ире Шамил, балалары (бер кызы, ике улы) белән Махачкалада (Дагстан) яшәгән.
  • дүртенче улы Сәгыйть (1923-) агроном, гаиләсе белән Махачкалада яшәгән.
  • бишенче улы Гамир (1926),[12] галим-табиб, профессор, 1951 елдан Махачкалада, 1964 елдан Волгоградта гаиләсе ― хатыны Роза, кызлары Фәридә, Наилә, улы Рәшит белән яшәгән.

[13]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ЯРУЛЛИН Мухаммадрашид Яруллович. Альметьевская энциклопедия
  2. 2,0 2,1 Ахмет Тимер. Мой отец Рашид / Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. – Казань: Яз, 2012, стр.30-35. ISBN 978-5-904-449-14-8
  3. Ахмет Тимер. Наша родословная по линии отца / Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. –Казань:Яз, 2012, стр.40.
  4. Мечеть соборная «Таш мэчет». Альметьевская энциклопедия(рус.)
  5. Ахмет Тимер. Моя мама Зейнаб / Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. – Казань: Яз, 2012, стр.35-39.
  6. Атласов Хади (Гадый) Мифтахутдинович 2019 елның 19 ноябрь көнендә архивланган. // Васильков Я. В., Сорокина М. Ю. Люди и судьбы. Биобиблиографический словарь востоковедов — жертв политического террора в советский период (1917—1991). — СПб.: Петербургское Востоковедение, 2003.
  7. 7,0 7,1 Атласов Гади Мифтахутдинович 2017 елның 6 октябрь көнендә архивланган.. // Жертвы политического террора в СССР 2019 елның 31 март көнендә архивланган.
  8. Атласов Мухаммед-Хади Мифтахутдинович 2016 елның 6 октябрь көнендә архивланган.. // // Государственная дума Российской империи: 1906—1917. Б. Ю. Иванов, А. А. Комзолова, И. С. Ряховская. — Москва: РОССПЭН, 2008.
  9. Мухаметдинова А. Х. Хади Атласи как историк 2017 елның 15 февраль көнендә архивланган.. Автореферат диссертации на соискание учёной степени кандидата исторических наук. — Казань: Казанский государственный университет, 2003.
  10. Рушания Алтай. Татар-төрек галиме Әхмәт Тимернең автобиографик китабы чыкты. Татар-информ, 8.07.2011
  11. Азат Ахунов. Железный № I. Tatarica
  12. Яруллин Гамир Рашидович. Милләттәшләр
  13. Ахмет Тимер. Мои братья и сестры / Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. –Казань: Яз, 2012, стр.39-40.

Әдәбият үзгәртү

  • Ахмет Тимер. Мой отец Рашид / Ахмет Тимер: Возвращение / авт.-сост. Р. Абзалова-Сальманова. – Казань: Яз, 2012, стр.30-35. ISBN 978-5-904-449-14-8

Сылтамалар үзгәртү