Таш мәчет (Әлмәт)

ислам гыйбадәтханәсе (Татарстан, Россия)

Таш мәчет (рус. Каменная мечеть), шулай ук Икенче мәхәллә мәчете, Ак мәчет, Байлар мәчете, Исхак хаҗи мәчете – Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте икенче мәхәлләсе карамагында.[1] Төбәк әһәмиятендәге архитектура һәйкәле. [2]

Мәчет
Таш мәчет
Ил Россия
шәһәр 423462 Татарстан, Әлмәт, Совет ур., 71
Дин Ислам
Мәхәллә Әлмәт районы мөхтәсибәтенең икенче мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә булган мәчет
Беренче телгә алу 1902
Нигезләнгән 1902
Төзелеш еллары 19021903 еллар
Төп даталар:
1902 (төзелеш башлану)
1903 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
Мәчетнең Совет урамы ягыннан керү юлы

Таш мәчет 1902 елда, 1879 елда кирпечтән төзелеп, 1901 елның 9 маенда янгын вакытында юкка чыккан җәмигъ мәчете урынында төзелгән. Элекке мәчет сәүдәгәр Исхак хаҗи Ильясов акчасына, 1877 елда оешкан икенче мәхәллә өчен, шул ук елда Самар губерна идарәсе раслаган проект буенча төзелгән булган. Архитектурасы манарасы түбәсендә торгызылган татар мәчетләре архитектурасы белән тәңгәл. Мәчет Әлмәт авылының үзәк урамы (хәзерге Совет урамы) тыкрык (хәзерге Фурманов урамы) белән кисешкән урында чупай ташы кулланып төзелгән. Яңа бина 1903 елда ачылган. 1905 елда мәхәллә 349 ир-ат һәм 347 хатын-кыз яшәгән 135 хуҗалыкны берләштергән. Беренче имам Мөхәммәтгалим Ногман улы Насыйров указны Ырынбур мөселман диния нәзарәтеннән 1878 елның 7 сентябрендә алган. 1880 елдан мәчет каршында мәдрәсә эшләгән. 1905 елдан икенче имам һәм мәдрәсә мөдәррисе – Мөхәммәтрәшит Яруллин (1938 елда атып үтерелгән). Улы Әхмәт Тимер, кияве Һади Атласи. 1923 елдан указлы имам ― Мөхәммәтсафа Садретдинов. 1930-елларда манарасы төшерелгән, бинада мәктәп, склад, китапханә урнашканнар.[3]

1970 елда мөселманнар мәчетне кире кайтаруны сораганнар, ләкин үтенечләре кире кагылган. 1993 елда гына мәчет кире кайтарылган. Бинага ремонт үткәрелгән, сигезкырлы балконлы-тәрәзәле манара торгызылган. 2006 елда бинага яңа реконструкция уздырылган. Бина тышкы яктан ак сайдинг белән тышланган. Мәчетнең урам ягына бизәкле тимер койма тотылган. Мәчет каршында мәдрәсә эшли. Имам-хатыйблар – Котдус Баһаветдинов, Хәсән Рәхимов, Мәҗит Шәйхетдинов.

1999 елда Ринат Гыймаделислам улы Галиев (1939―2007) исемендәге Әлмәт Үзәк җәмигъ мәчете төзелгәнче,[4]шәһәр җәмигъ мәчете вазифасын үтәгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Альметьевский Мухтасибат / О мухтасибате 2022 елның 28 декабрь көнендә архивланган.
  2. Постановление Кабинета министров Республики Татарстан № 188 от 15.04.1993
  3. Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть соборная Таш мечеть. Альметьевская энциклопедия (рус.)
  4. Әлмәт мөселман дини мәгърифәт үзәге. Татарская энциклопедия TATARICA

Сылтамалар үзгәртү