Төп менюны ачу

Һади Атласи (1876 ел, Чүпрәле районы, Иске Чәке авылы — 1938 ел) — тарихчы, язучы.

Һади Атласи
HadiAtlasi.jpg
Туган телдә исем Һади Мифтахетдин улы Атласи
Туган 15 август 1876(1876-08-15)
Татарстанның хәзерге Чүпрәле районы, Иске Чәке авылы
Үлгән 15 февраль 1938(1938-02-15) (61 яшь)
Казан, РСФСҖ, ССҖБ
Яшәгән урын Эш урамы, Казан[1]
Милләт татар
Һөнәре тарихчы, язучы
Сәяси фирка Хезмәт төркеме[d]
Ата-ана
  • Мифтахетдин мулла (әти)

Тормыш юлыҮзгәртү

Башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала. Аннары атаклы Буа мәдрәсәсенә укуын дәвам итә. Белемнәрен тирәнәйтү нияте белән Ырынбурның Каргалы бистәсендәге Гани бай Хөсәенов оештырган укытучылар хәзерләүче семинариягә укырга керә һәм аны 1908 елда тәмамлый. Аннары Һади Атласи Буа мәдрәсәсенә кайтып, уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куя, киң җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара.

1903 елда Һади Атласины Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсенә имам һәм мөдәррис итеп чакыралар. Ул монда кызлар мәктәбе дә ача. Диния нәзарәте каршында имтихан тотып имамлыкка указ ала.

1907 елда Һади Атласины Самара губернасыннан Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.

19051910 елларда Һади Атласи зур тырышлык куеп тарихи материаллар җыю, тарихи әдәбият өйрәнү өстендә эшли. Шул хезмәтләренең җимешләре буларак, 19111914 елларда бер-бер артлы аның "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөен-бикә" исемле тарихи әсәрләре басылып чыга. 1913 елда ул Казан университеты каршындагы "Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте"нең тулы вәкаләтле әгъзасы буларак сайлана.

Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 ел Февраль һәм Октябрь революцияләре, гражданнар сугышы елларында Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә тора. 1920 елдан 1929 елга кадәр ул Бөгелмәдә икенче баскыч мәктәбендә тарих һәм немец теле укытучысы булып эшли.

1929 елда аны бернинди гаепсезгә кулга алып, ун елга Соловкидагы каторгага сөрәләр.

1934 елда, Архангилдән Бөгелмәгә кайтып ярты ел торгач, Һади Атласи гаиләсе белән Казанга күчеп килә. 1936 елда ул тагын кулга алына. 1936 елның августыннан 1937 елның маена кадәр аңардан 16 допрос алганнар. 1937 елның 23-28 октябрендә Менжинский исемендәге клубта Идел буе хәрби округы хәрби трибуналының ябык утырышлары "Атласовщина" дип аталган эшне карый. Хәрби трибунал буенча 9 кеше: Һ.М.Атласов, Р.Я.Яруллин, К. К. Туйкин, Ф. К. Туйкин, Б. Ф. Фаттахов, Г. А. Алтынбаев, К. Л. Исхаков, С. Ш. Уразманов, 3. Б. Фәттахов атып үтерелергә хөкем ителгән.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

ХәтерҮзгәртү

2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[2] белән Казанның Вахитов районындагы Кирпеч-Завод (рус. Кирпично-Заводская) урамы атамасы Һади Атласи урамы итеп үзгәртелә.

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны Хөсникамал (? - 1967, Калининград).

Шулай ук карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. https://ru.openlist.wiki/Атласов_Гади_Мифтахутдинович_(1876)
  2. Казан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005
  3. Ф. Бәйрәмова. Соңгы туранчы. «Казан утлары», 2016 ел, № 11. 173-174 бит.