Һади Атласи урамы (Казан)
Һади Атласи урамы (рус. улица Хади Атласи) — Казанның Вахитов районындагы кечкенә урам. Лесгафт белән Чехов урамнары киселешеннән башлана. Вишневский урамы йортларына килеп җитеп тәмамлана. Тарихчы Һади Атласи (1876-1938) исемен йөртә.
![]() | |
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Почта индексы | 420043 |
Тарих үзгәртү
Элекке исеме Кирпеч Заводы урамы (рус. улица Кирпично-Заводская). 2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[1] белән Чехов белән киселештән башланган өлешенә тарихчы, педагог һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөен-бикә» тарихи әсәрләре авторы Һади Мифтахетдин улы Атласи (1876-1938) истәлегенә аның исеме бирелгән.
Игътибарга лаек объектлар үзгәртү
Шәхесләр үзгәртү
- Гргигорий Медведев, Казан сынлы сәнгать мәктәбе мөдире.
Сылтамалар үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Казан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005