«Атласов» эше — 1937 елда НКВД тарафыннан Һади Атласига бәйле рәвештә махсус оештырылган җинаять эше. «СССРне таркатырга һәм мөстәкыйль төрки-татар дәүләтен төзергә маташуда» гаепләнгән 24 кешегә 1937 елның 23-28 октябрьләрендә Казанда уздырылган мәxкәмә утырышында хөкем карары чыгарыла: 9 кеше (Һади Атласи, Гани Алтынбаев, Касыйм Исхаков, Фазыл Туйкин, Кәбир Туйкин, Сабир Уразманов, Габделбарый Фәттахов, Зәкәрия Фәттахов, Рәшит Яруллин) атылуга, калганнары төрмәгә ябылуга хөкем ителә. 1953 елда СССР Югары мәxкәмәсенең Хәрби коллегиясе ул карарны юкка чыгара.[1]

Искәрмәләр үзгәртү