Төп менюны ачу

Ильяс Бораганский

Ильяс Бораганский, Ильяс морза Бораганский (кырымтат. İlyas Boraganskiy, 1852 елның 22 апреле, Русия империясе, Таврия губернасы, Симферополь өязе, Бакчасарай1942 ел, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — нәшир, каллиграф, шәркыятьче, Петербург университетының төрек-татар теле укытучысы. 1893 елда Петербургта гарәп шрифтлы беренче басмаханә ачучы.

Ильяс Бораганский
И.Бораганский.jpg
Туган телдә исем Ильяс Мирза Бораганский
Туган 22 апрель 1852(1852-04-22)
Русия империясе, Таврия губернасы, Бакчасарай
Үлгән 1942(1942)
БАССР, Уфа
Милләт кырым татары
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
Әлма-матер Истанбул университеты[d]
Һөнәре нәшир, каллиграф, шәркыятьче педагог
Эш бирүче Питырбур дәүләт университеты
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Фидакарьлек һәм сәнгать өчен» медале (РИ)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Ильяс Бораганский - нәшир.
  Тышкы рәсемнәр
  И. Бораганский гаиләсе белән.

1852 елның 22 апрелендә Таврия губернасы Симферополь өязе Бакчасарай шәһәрендә кырымтатар асылзаты (морза) гаиләсендә туган. Мәдрәсә, Истанбул университетын (1874) тәмамлый. 1867 елда Төркиягә барып, җиде ел хөсне хат, инкрустация сәнгате, фотога төшерү, китап нәшер итү һөнәрләренә өйрәнә. Илгә кире кайткач, Русия империясе шәһәрләре (Казан, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург) буйлап сәяхәткә чыга. 1882 елда Петербургта төпләнеп кала. Көнчыгыш телләрендә һәм берничә Аурупа телендә иркен аралашучы Ильяс морза Көнчыгышны өйрәнүче урыс галимнәре белән таныша. 1899-1908 елларда Петербург университетының көнчыгыш (көнчыгыш телләр) факультетында төрек һәм татар тел белеме кафедрасында төрки каллиграфиясе (1899-1906), төрек теленнән гамәли дәресләр (1900-1908), мөселман каллиграфиясе (1906-1908) фәннәреннән укыта. 1880 еллар ахырында Русия империясе тышкы эшләр министрлыгында каллиграф булып хезмәт итә.

НәширҮзгәртү

1893 елда Петербургта шәхси «Көнчыгыш» электр басмаханәсе (рус. «Восточная» электро-печатня) ачарга рөхсәт ала. Анда төрки мөселман халкы өчен төрек, гарәп, урыс, фарсы телләрендә китаплар (дәреслекләр, дини китаплар, тарихи китаплар, матур әдәбият, фәнни әдәбият, А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, Д. Мамин-Сибиряк, А. Самойлович, И. А. Крылов һ. б. тәрҗемә ителгән китапларын) нәшер итә. Әлеге басмаханәдә казакъ акыны Абай Кунанбаевның беренче китабы басыла, 1900 елда «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» басмаханәсе хуҗасы (1902 елдан) Фатих Кәрими стажировка үтә[1]. 1911 елда патша хөкүмәте басмаханәдә мөселман авторларының китапларын басуны тыя. Шуннан бирле басмаханәдә көнчыгышны өйрәнүче урыс галимнәренең фәнни китаплары гына басыла.

1919 елда (октябрь — ноябрь) Петроградны Николай Юденич гаскәреннән саклау өчен килгән Башкорт атлы аерым дивизиясе гаскәриләре өчен татар телендә «Салават» газетасы чыгара.

1920 елдан соң басмаханәсен Стәрлетамакка күчерергә мәҗбүр була, кызыл гаскәриләрне нәшерлек серләренә өйрәтә.

1942 елда вафат, Уфада җирләнгән[2] Күренекле нәширнең биографиясен кырымтатар галимнәре Сафтер Нагаев, Якуб Гафаров, Алматыдан Каюм Мөхәммәтханов һ. б. өйрәнә.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Фазыл Р. Китап - медениет кузьгюси: (матбааджылыкъ ве онынънен огърашкъан Абрар Каримуллин ве Ильяс Мырза Бораганский акъкъында]). «Йылдыз», 1988 ел, № 1. 92-97 бб.
  2. Нагаев С. Йылнамелердеки излер: нашир Ильяс Бораганский акъкъында. Ташкәнт, 1991 ел, 234-299 бб.
  3. Деятели крымскотатарской культуры (1921-1944 гг.): Биобиблиографический словарь (гл. ред. и сост. Урсу Д. П.). Симферополь, 1999.
  4. История крымтатар в лицах и событиях: [Бораганский И., Эдемова У., Умеров Э., Юртер Ф., Баиров Г., Абдураман И. - краткие биографические данные] . «Авдет», 2008 ел, 28 апрель, 7 б.
  5. Мухамедханов К. Ильяс Бораганский - первый издатель книг Абая (к 100-летию издания книги Абая). Алматы, 2009.
  6. Абдуллаева Г. Ильяс Бораганский - крымскотатарский просветитель. «Авдет», 2011 ел, 26 сентябрь, 11 б.
  7. Куртмуллаев Ш. Ильяс Бораганский – крымскотатарский просветитель. «Avdet», 2011 ел, № 39, 26 сентябрь.
  8. Сетевой биографический словарь профессоров и преподавателей Санкт-Петербургского университета (1819-1917). СПб., 2012.

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Фатих Карими. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ
  2. Гөлнара Бекирова. Издатель Ильяс Бораганский. Радио Свобода, 21.04.2016.