Ильяс Бораганский басмаханәсе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Ильяс Бораганскийның «Көнчыгыш» типолитографиясе (рус. Типо-литография «Восточная» И. М. Бораганского) — Санкт-Петербургта 1894 елда ачылган шәхси басмаханә. Гарәп (соңрак кирил, латин) шрифтлары белән гарәп, фарсы, төрек, татар, кырымтатар, казакъ, рус телләрендә фәнни, дини, сәяси-иҗтимагый, матур әдәбият нәшер ителә.

Ильяс Бораганский типо-литографиясе
Төр
басмаханә
Нигезләнгән 1893
Штаб-фатир Санкт-Петербург, Зур Проспект урамы, 45нче йорт
Продукциясе
китаплар, газеталар
 
Ильяс Бораганский — нәшир
  Тышкы рәсемнәр
  1905 елда нәшер ителгән футлярлы миниатюр Коръән.

XX гасыр башында татарлар яшәгән шәһәрләрдә (Казан, Ырынбур, Уфа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Мәскәү һ. б.) китап нәшер итү һәм сату ширкәтләре барлыкка килә: Казанда Б. Л. Домбровский, В. В. Вараксин, И. В. Ермолаева, Ырынбурда «Кәримев, Хөсәенев һәм К°» китап ширкәте, Санкт-Петербургта Ильяс Бораганский басмаханәсе, Троицкида «Хезмәт» нәшрияты, Орскида «Шәрекъ», Стәрлетамакта «Каләм», Мәскәүдә Карамышев нәшриятлары һ. б. басмаханәләр ачыла. Россия империясендә нәшер ителгән татар китапларының 85% ка якыны Казанда басыла.

Истанбулда нәшерлек һөнәренә укыган Ильяс морза Бораганский 1893 елда Санкт-Петербургта «Көнчыгыш» электр басмаханәсе (рус. «Восточная» электро-печатня, типо-литография) ачарга рөхсәт ала. Басмаханәдә төрки мөселман халкы өчен төрек, гарәп, рус, фарсы телләрендә китаплар (дәреслекләр, дини китаплар, тарихи китаплар, матур әдәбият, фәнни әдәбият, А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, Д. Мамин-Сибиряк, А. Самойлович, И. А. Крылов һ. б. тәрҗемә ителгән китапларын) нәшер итә. 1909 елда әлеге басмаханәдә Ильяс морза шәхси акчасына казакъ акыны Абай Кунанбаевның беренче китабын бастырып бирә. 1900 елда «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» басмаханәсе хуҗасы (1902 елдан) Фатих Кәрими стажировка үтә[1]. 1900 елда Исмәгыйль Гаспринскийның «Тәрҗеман» газетасы И. М. Бораганский басмаханәсе турында зур мәкалә бастырып, башкалада ачылган төрки-мөселман басмаханәсенә ярдәм итү кирәклегенә игътибар юнәлтә. 1905-1917 елларда «Нур» газетасы басылып килә. 1911 елда патша хөкүмәте басмаханәдә мөселман авторларының китапларын басуны тыя. Шуннан бирле әлеге басмаханәдә көнчыгышны өйрәнүче рус галимнәренең фәнни китаплары гына басыла. Шулай да 1913 елда дини әдәбият бастыруы мәгълүм.

1910 елга кадәр 119 исемдә ~430 мең нөсхә китап нәшер ителә.

Басмаханәдә 1919 елда Петроградны Николай Юденич гаскәреннән саклау өчен килгән Башкорт атлы аерым дивизиясе гаскәриләре өчен татар телендә «Салават» газетасы басыла.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Фатих Карими. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 206нчы бит.
  3. Қайым Мұхамедханов. Абай кıтабын алғаш шығарған Илияс Бораганский. Каюм Мухамедханов. Ильяс Бораганский – первый издатель книг Абая (к 100-летию издания книги Абая). Алматы, 2009.(казакъ)(рус.)
  4. Ильяс Бораганский. 2017 елның 24 апрель көнендә архивланган.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү

Калып:Татар телле нәшриятлар