Фатих Кәрими басмаханәсе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Фатих Кәрими басмаханәсе (рус. Типография Фатиха Каримова) — Ырынбурда XX гасыр башында эшләгән шәхси басмаханә. Оештыручысы — Гыйльман Кәримов (18411902).

Фатих Кәрими басмаханәсе
Төр
басмаханә
Нигезләнгән 1901
Штаб-фатир Ырынбур
Продукциясе
китаплар, газеталар

Тарих үзгәртү

 
Басмаханә идарәчесе Фатих Кәрими

1901 елда Гыйльман Кәримов Ырынбурда 1878 елдан эшләп килүче отставкадагы унтер-әфисәр Б. А. Бреслинның шәхси типографиясеннән гарәп шрифтлары сатып ала һәм татар китапларын бастыру өчен шәхси типографиясен оештыра. Гыйльман Кәримов 1902 елның 6 (18) июнендә вафат булгач, басмаханә эшчәнлеген улы язучы Фатих Кәрими (18701937) дәвам иттерә. 1900 елда «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлеге хуҗасы (1902 елдан) Фатих Кәрими Санкт-Петербургта Ильяс Бораганскийның «Көнчыгыш» типолитографиясендә стажировка үтә[1]. Бераздан ул идарәне «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлегенә тапшыра. 1914 елдан башлап, Ырынбурдагы барлык татар һәм рус телләрендә чыгучы вакытлы матбугатны, татар язучыларының китапларын, татар һәм рус телләрендә фәнни-популяр әдәбият, дәреслекләр бастыра. 19011917 елларда гомуми тиражы 1 000 000 күбрәк булган 384 исемдә татар китабы бастыра. «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» иптәшлеге үзе нәшер иткән басмаларны сату белән шөгыльләнә, китап кибетләре тота. 1917 елда эшчәнлеген туктата.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Фатих Карими. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Калып:Татар телле нәшриятлар