Гариф Нигъмәтулла улы Солтан — күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, алман гаскәрләренең «Идел-Урал» легионы көрәшчесе, Азат Европа радиосы/Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәтен оештыручы.

Гариф Солтан
Туган телдә исем Гариф Нигъмәтулла улы Солтан
Туган 1923(1923)
Җиргән, Мәләвез районы, Башкортстан
Үлгән 14 ноябрь 2011(2011-11-14)
Мюнхен, Алмания
Милләт татар
Әлма-матер Һамбург үнивирситите[d]
Һөнәре журналист, җәмәгать эшлеклесе
Җефет Мәдинә
Ата-ана
  • Нигъмәтулла (әти)
  • Зәйнәп (әни)
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d]

Ул 1923 елның сентябрендә Башкортстанның Стәрлетамак белән Мәләвез арасында урнашкан Җиргән авылында туа. Әтисе транспорт тоткан, йөкчеләргә һәм юлчыларга хезмәт күрсәткән. Гаиләсе муллыкта яшәгән, ләкин кулаксызландыру вакытында гаиләне авылдан куалар. Алар Верхотор авылына урнашалар. Аннан да куылгач, гаилә башкорт авылында яшәп ала, соңрак Ишембайга күченә. Гариф Солтан Ишембайның татар-башкорт мәктәбендә укый.

Гариф Солтан Ишембайның татар-башкорт мәктәбендә

Мәктәпне уңышлы тәмамлап, бирелгән стипендия буенча К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтының алман теле бүлегенә укырга керә. 1941 елның җәендә, педагогия институтының 1 курсын тәмамлагач, Днепропетровск шәһәреннең металлургия заводында эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби хезмәткә алына. Замполит дәрәҗәсенә җитә. 1942 елның җәендә исә бөтен отряды белән әсирлеккә төшә. Шул ук елны алманнар милли легионнар төзү сәясәтен башлады. Алманча һәм татарча яхшы белү сәбәпле, Әхмәт Тимер Гариф Солтанга легионның сәяси вәкиллегендә тәрҗемәче эшен тәкъдим итә. Сугыш елларында ул шунда эшли. Тәрҗемәче булып хезмәт итә, татар телендә радиотапшырулар, газет-журналлар чыгарырга ярдәм итә.

Гариф Солтан Азатлык радиосында тапшыру алып бара

Сугыш тәмамлаганнан соң төрек студентлары арасында яшерелә, 1948 ел ахырына кадәр алар белән яши. 1952 елга кадәр Һамбург университетында укый.

XX гасырның 4050 елларда Идел-Урал төрки халыкларының бәйсезлеге өчен иҗтимагый хәрәкәтләр оештыра. 1951 елда «Америка авазы»нда татар һәм башкорт телләрендә тапшырулар ачып җибәрүгә ирешә. АКШ вәкилләре белән озак сөйләшүләрдән соң 1953 елда «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе оештырылуга ирешә. 1957 елда гаиләсе белән Америкага күчеп китә, ун елдан артык Нью-Йоркта яши. Анда ул «Азатлык» радиосында мөхбир булып эшли. Большевизм-коммунизмга каршы чыгышлар ясый, Нью-Йорк университетында татарлар турында лекцияләр укый. Шул ук вакытта Татар-Американ җәмгыяте рәисе була.

1968 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр Мюнхенда «Азатлык»ның татар-башкорт редакциясе мөдире була, «Азатлык»ның мөдирләр шурасы рәисе вазифасын башкара.

Гомернең соңгы елларында Гариф Солтан Алманиянең Мюнхен каласында яши. Улы Фәрит АКШта яши, банк эксперты булып эшли. Кызы Кәримә Халыкара хокук фәнен өйрәнгән, хәзер ул Мюнхенда, Нью-Йорк университетының күз клиникасында чит илләр белән бәйләнеш тоту эшен идарә итә.

2011 елның 14 ноябрендә Гариф Солтан Мюнхен шәһәрендә вафат була[1]. Аның җеназасы 18 ноябрь көнне балаларының теләге белән тар гына даирәдә үтә. Ул Нордфридһоф зиратына хатыны Мәдинә янына җирләнә[2].

Фотосурәтләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү