Мәләвез районы
Мәләвез районы (рус. Мелеузовский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Мәләвез шәһәре.
Мәләвез районы | |
баш. Мәләүез районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Мәләвез |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 88 549 (2010)[1] |
Мәйдан | 3234 км² |
Почта индексы | 4538ХХ |
Рәсми веб-сайт | admmeleuz.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 34764 |
Мәләвез районы Викиҗыентыкта |
94 авылны 18 авыл Советы берләштерә.
Тарих
үзгәртү1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
1930 елда Мәләвез 27 колхозны берләштергән район үзәге була. Бөек Ватан сугышы елларында Мәләвезнең 12 каһарманы Советлар Союзы Герое, ә ике фронтовик «Дан» орденының тулы кавалеры исеменә лаек була.
Сугыштан соңгы елларда биредә кирпеч, тимер-бетон конструкцияләр, шикәр заводлары, агач эшкәртү комбинаты, башка предприятиеләр ачыла. 1958 елда 17 мең кеше яшәгән Мәләвезгә шәһәр статусы бирелә. Республика әһәмиятендәге химия заводы һәм башка сәнәгать объектларының сафка басуы белән беррәттән, Мәләвездә берсеннән-берсе матур яңа микрорайоннар, торак кварталлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханә шәһәрчеге һәм башка объектлар үсеп чыга.
География
үзгәртүМәләвез муниципаль районы республиканың төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы 3254 км² тәшкил итә. Мәләвез районы Стәрлетамак, Ишембай, Бөрҗән, Күгәрчен, Куергазы, Федоровка һәм Стәрлебаш районнары белән чиктәш.
Халык
үзгәртүИң эре торак урыннары: Җиргән (2009 елда 4,57 мең кеше яши), Воскресенское (1,86 мең), Нөгеш (1,28 мең), Нордовка (1,21 мең), Дарьино (1,02 мең), Корнеевка (1,02 мең).
Демография
үзгәртү1939[2][3] | 1959[4][3] | 1970[5][3] | 1979[6][3] | 1989[7][3] | 2002[8][3] | 2008[9] | 2009[10] | 2010[1] | 2012[11] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
44 070 | ↗57 968 | ↗63 821 | ↘30 281 | ↘26 509 | ↗26 723 | ↗88 735 | ↘88 498 | ↗88 549 | ↘87 150 |
2013[12] | 2014[13] | 2015[14] | 2016[15] | 2017[16] | 1 гый 2018[17] | 1 гый 2019[18] | 2021[19] | ||
↘86 577 | ↘85 714 | ↘85 238 | ↘84 784 | ↘84 042 | ↘83 202 | ↘82 000 | ↘81 876 |
Район җирендә туган танылган кешеләр
үзгәртү- Закир Рәмиев — татар шагыйре,
- Мирсәй Әмир — татар язучысы,
- Фоат Булатов — җәлилче,
- Гариф Солтан — Азатлык радиосына нигез салучы,
- Гөлсем Исәнгулова — Татар академия театры артисты,
- Булат Рәфыйков — язучы, «Агыйдел» журналының баш мөхәррире (1988-1998), С. Юлаев премиясе лауреаты (1990).
- Динис Бүләков — башкорт язучысы, Г. Сәләм (1980), С. Юлаев (1993) премияләре лауреаты.
- Галим Дәүләтов — шагыйрь, тәрҗемәче, С. Чекмарев (1987), Б.Рәфыйков (2005) премияләре лауреаты.
- Тәлгать Шаһманов, журналист.
Икътисад
үзгәртүСоңгы елларда исә Мәләвездә мәдәният һәм зур спорт сарайлары, ике бизнес-үзәк, дүрт сәүдә комплексы, технологияләр һәм идарә итү буенча белгечләр әзерләүче Мәскәү университеты филиалы, социаль әһәмияттәге башка күп биналар сафка басты. Мәләвезлеләр торак төзелешенә дә игътибарны елдан-ел арттыра. Быел, мәсәлән, 44,3 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу узган елдагы белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Алдагы елларда яңа ТЭЦ, боз сарае төзү, шәһәр стадионын үзгәртеп кору күздә тотыла. Россия дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия булган объект — елына 15 мең тонна күркә ите җитештерәчәк заманча комплексның беренче чираты эшли башларга тиеш.
Авыл хуҗалыгы
үзгәртүАвыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге уңышлары буенча Мәләвез районы 2008 елда республикада икенче урынга чыкты. Бураларга 208,2 мең тонна ашлык салынды. Бу сан 2005 елдагы белән чагыштырганда 2,2 тапкыр күбрәк. Шикәр чөгендере үстерүдәге уңышлар да шатландыра. Ә көнбагыш игүдә исә мәләвезлеләр инде берничә ел иң алдынгылар исемлегендә. Районның «Трудовик», Салават исемендәге, «Ашкадар», «Сухайлы», «Дружба» хуҗалыклары, «Старт», «Маяк», «Атлант», «Горинское», «Флора» фермер хуҗалыклары аеруча югары җитештерүчәнле эшли.
Истәлекле урыннар
үзгәртүБилгеле сәүдәгәр Хәбибулла Усманов 1905 елда Мәләвездә салдырган мәчет бинасы, мәсәлән, бүген дә тарихи кыйммәтен югалтмаган.
Иң зур истәлек — Нөгеш сусаклагычы.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ Оценка численности Республики Башкортостан постоянного населения на 1 января 2009-2016 годов
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)