Тәлгать Шаһманов

Шаһманов Тәлгат Гиндулла улы (6 май 1959 ел) — башкорт журналисты. Россия Федерациясе һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы (2006). Башкортстан Республикасының атказанган матбугать хезмәткәре (2018), Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты (2007).

Тәлгать Шаһманов
Туган 6 май 1959(1959-05-06) (64 яшь)
Мәләвез районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре журналист

Биографиясе үзгәртү

Тәлгат Гиндулла улы Шаһманов 1959 елның 6 маенда Башкорт АССР Мәләвез районы Олы Мокас авылында туган.

1982 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тамамлагач, Мәләвез районы мәктәпләрендә укыта. 1987 елдан алып «Совет Башҡортостаны» гәзите хәбәрчесе. 1990 елдан — РСФСР Мәгариф министрлыгының Милли мәктәпләр гыйльми-тикшеренү институтының Башкортстан филиалы хезмәткәре. 1993 елдан — мәктәпкәчә яшьтәге балалар журналы «Акбузат» хезмәткәре. 1994 елдан Күмертау шәһәр мәгариф бүлеге методисты. 1995 елдан 3-нче Башкорт республика гимназия-интернатында эшли (1998 елга кадәр директор урынбасары). 2001 елдан «Кызыл таң» гәзитенең үз хәбәрчесе. 2002 елдан «Көергәзе» гәзитенең баш мөхәррир урынбасары. 2005 елдан «Юшатыр» гәзите директоры-баш мөхәррире урынбасары, 2008 елның мартыннан — бүлек мөдире, апрелдән — җаваплы сәркәтибе[1]. 2021 елдан – «Башкортостан укытыусыһы» журналының җаваплы секретаре [2].

Матбугат битләрендә башкорт халкының тарихы, этнографиясе, фольклоры һәм башкорт теле мәсьәләләре буенча мәкаләләр, очерклар белән чыгыш ясый. «Шагале Шакман нәселе» (2007) китабында Шагале Шакман бәк, аның нәселе хакында җентекле бәян итә. Башкортстан мәдәнияте буенча Башкортстан Республикасының рус һәм татар телле мәктәпләрнең 5-6 нчы класслары өчен дәреслекләр автордашы.

Китаплары үзгәртү

  • Шагале Шакман нәселе. — Күмертау, 2007. — 260 бит.
  • Котлоюл — Йыуасалы. — Күмертау, 2021. — 158 бит.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү