Башкортостан укытыусыһы
«Башкортостан укытыусыһы» (баш. Башҡортостан уҡытыусыһы, Башкортстан укытучысы) журналы — Уфада укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен нәшер ителүче айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби басма.
Баш мөхәррире-директоры – 2007 елдан Салават Кәримов (Салават Кәрим).
Башкортстан укытучысы | |
Башҡортостан уҡытыусыһы | |
Tөр |
фәнни-методик |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
БР хөкүмәте |
Нигезләнде | |
Тел | |
Публикацияләр туктату | |
Төп офис |
Уфа, Гоголь ур., 34 |
Тиражы | |
| |
язылу индексы |
83456 |
Веб-сайт: http://www.uchbash.ru/ |
Тарих
үзгәртү- 1920 елның февраленнән нәшер ителә. Беренче саны Стәрлетамакта «Мәгариф эшләре» исеме белән чыга (мөхәррире Төхфәт Ченәкәй (Төхфәтулла Гыйззәтуллин).
- 1924 елдан Уфада «Белем» исеме белән чыга (мөхәррире Имай Насыйри).
- 1931 елдан «Культура революциясе» (мөхәррире – С. Гайнуллин)
- 1936 елдан хәзерге исеме белән нәшер ителә (мөхәррире Гобәй Дәүләтшин).
- 1941, июнь – 1952 елларда чыгудан туктап тора.
- 1952 елдан яңадан торгызыла (мөхәррире – Г. Ишбулатов). 1952-1954 елларда ике айга 1 сан чыга.[3]
Журнал бүлекләре
үзгәртү- Баш бит
- Башкорт теле һәм әдәбияты
- Башлангыч мәктәп
- Мәктәпкәчә тәрбия
- Рус теле һәм әдәбияты
- Милли телләр һәм әдәбиятлар
- Мәктәптә чит тел
- Туган якны өйрәнү
- Табигать һәм төгәл фәннәр
- Һөнәри белем
- Тәрбия һәм өстәмә белем
- Мәгариф белән идарә итү
Баш мөхәррирләр
үзгәртүТөхфәт Ченәкәй, Имай Насыйри, Гобәй Дәүләтшин, Гайнулла Ишбулатов, Сәлимҗан Гомәров, Г. Шаһибәкова, И. Бикмәтов (1955 – 1961), Ә. Шоңкаров (1961 – 1966), Г. Иргалин (1966 – 1969), Ә. Гарипов (1969 – 1971), С. Гомәров (1971 – 2005), Т. С. Дәүләтбирдина (2005 – 2007) . 2007 елдан алып “Башҡортостан уҡытыусыһы” журналының баш мөхәррире — С. Кәримов.
Тираж
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Ф. Сибәгатов. Республика педагогикасы һәм методикасы елъязмасы(үле сылтама)
- Рәсми сайты 2015 елның 25 апрель көнендә архивланган.