Фоат Булатовҗәлилче.

Фоат Зыятдин улы Булатов
Туган 23 февраль 1913(1913-02-23)
РИ, Уфа губернасы, Мәләвез
Үлгән 25 август 1944(1944-08-25) (31 яшь)
Берлин, Өченче рейх
Яшәгән урын Кремль урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Һөнәре төзүче-инженер
Җефет Сәйдәшева Сәгадәт
Ата-ана
  • Зыятдин Булатов (әти)
  • Зифа Шәрәф (әни)
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң)[2]
Википедиядә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Булатов.

Фоат Зыятдин улы Булатов Стәрлетамак өязе, Мәләвез авылында зыялы гаиләдә дөньяга килгән. Атасы – Зыятдин Булатов, анасы Зифа Шәрәф (1881-1973) – атаклы Шәрәф бертуганнарының сеңлесе.

1916 елда гаилә Ырынбурга күченеп килә.

1935 елны 1нче курска кереп, 1940 елны Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлый. Казанда төзүче-инженер булып эшли.

Кырымда юл төзелешендә эшләгәндә, 1940 елның ноябрендә Ялта военкоматы белән гаскәргә чакыртыла. 3нче кимәлдәге хәрби инженер званиесендә була. Беларусьта, чик саклау гаскәрендә хезмәт итә. Һитлерчы гаскәрләр белән бәрелешләрдә әсир төшә.

Польшадагы Седльце әсирләр лагерендә Абдулла Алиш һәм Гариф Шабаев белән таныша. Лагерьга килгән комиссия югары белемле әсирләрне сайлап алып, Вустрау лагеренә озата. Рәхим Саттар хуплавы белән яшерен патриотик оешмасы эшенә тартыла. Муса Җәлил белән Ырынбурда чакта ук танышлыгы була. 1943 елның гыйнварында Ф. Булатов «Идел-Урал» газетасы редакциясенә урнаша, Ә. Симаев һәм Р. Саттар белән типографиядә листовкалар бастыра.

1943 елның августында кулга алына. 1944 елның августында Берлинның Плөтцензее төрмәсендә җәзаланган.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү