Рәхим Саттар (чын исеме Габдерәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) — җәлилче-шагыйрь.

Рәхим Саттар

Туу датасы: 15 август 1912(1912-08-15)
Туу урыны: Уфа өязе, Түбән Каҗәт авылы
Үлем датасы: 1943(1943)
Үлем урыны: Польша байрагы
Ватандашлык: ССБР байрагы
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Яшәү җире Горьки урамы[1]

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Рәхим Саттар 1912 елның 15 августында Башкортстанның Чишмә районы Түбән Каҗәт авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда яшьләр газетасы редакторының урынбасары булып эшли. Р. Саттар 1941 елның җөендә үзе теләп сугышка китә, десантчы булып күп хәрби операцияләрдә катнаша. 1942 елның маенда чираттагы хәрби операция вакытында чолганышта калып, фашист әсирлегенә төшә. Берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендә тоткынлыкта булганнан соң, Берлин янындагы Вустрау шәһәренә озатыла. Ул анда Абдулла Алиш белән очраша, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган яшерен антифашистик оешманың ышанычлы әгъзаларыннан берсе булып китә.

1943 елның гыйнвар уртасында Рәхим Саттарны А.Алиш, Ф.Булатов, Г.Шабаев белән бергә Берлиндагы «Идел-Урал» газетасына эшләргә алып китәләр. Шуңардан файдаланып әсирләр лагеренда һәм мәгълүм «Идел-Урал» легионында Һитлерчыларга каршы өндәмәләр язуда һәм аларны бастырып таратуда актив катнаша.

Р. Саттар 1943 елның июнь (август ?) аенда корал тотып һәм үзе белән дүрт легионерны ияртеп, фронт сызыгына таба китә. Ләкин бу төркем фронт сызыгы аша үтә алмый. Едлино лагереннан качкан биш кешелек төркемгә, Рәхим Саттардан тыш, Әкрәм Мәмлиев (Башкортстан), Гомәров (Казакъстан, радист), Курышов (Барнаул өлкәсе), Әхмәт Шәрипов кергән. Версия: Рәхим Саттар төркеме засадага эләгә һәм печән кибәне астында яшеренеп торган вакытта фашистлар тарафыннан тереләй яндырып үтерелә [2].

Р.Саттар әсирлектә шигырьләр дә язган. Бу шигырьләрнең бер өлеше соңыннан, кулдан кулга күчеп, туган илгә кайтып җитә («Ант», «Әнкәмә хат», «Әсирләр», «Халкым өчен», «Бүленгән җыр», «Ата һәм бала» һ.б.)

Рәхим Саттарның улы Ил Саттар (1933-2004) – фәлсәфә фәннәре кандидаты, КДАТУ укытучысы.

  • 2005 елда Казанда урамга исеме бирелгән.
  • БР Чишмә бистәсендә урамга исеме бирелгән.
  • 2023 елда Gorizont films документаль кино продюсерлык үзәге һәм Yummy Music татар лейблы тарафыннан «Высокий дух» фильмы төшерелгән. Анда шагыйрь сүзләренә язылган 10 уникаль татар җыры урын алган[3] [4] .

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү