Рәхим Саттар урамы (Чишмә)

Рәхим Саттар урамы (баш.  Рәхим Саттар урамы, рус. улица Рахима Саттара) — Башкортстанның Чишмә шәһәр тибындагы бистәсендәге урам. Бистәнең Шикәр заводы микрорайонында, янәшәдән Дәүләкәнгә узучы тимер юлга һәм Кармасан елгасына параллель рәвештә урнашкан. Көньяк 2нче квартал урамы белән киселештә башлана. Коммунистик урам белән киселештә тәмамлана. Кыр, Кояшлы 2 квартал урамнары белән кисешә.

Рәхим Саттар урамы
Төбәк Башкортстан
Шәһәр Чишмә

Тарих үзгәртү

Урам атамасы Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан десантчы, әсирләрнең Муса Җәлил җитәкчелегендәге яшерен антифашистик идән асты оешмасы әгъзасы, журналист, шагыйрь Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров, 1912-1943) истәлегенә аталган. Рәхим Саттар Уфа өязе (хәзерге Чишмә районы) Түбән Хаҗәт авылында туган.

Сылтамалар үзгәртү