«Өмет» (Сембер)
«Өмет» өлкә автоном учреждениесе – Сембер өлкәсе татар газеты.
«Өмет» | |
Нигезләнү датасы | 30 декабрь 1989[1] |
---|---|
Нигезләүче | Сембер өлкәсе |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Сембер өлкәсе, Сембер һәм Сембернең Ленин районы |
Чыгару урыны | Сембер |
Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле |
Җитештерелгән | 7200 |
Адрес | 432000, Россия Федерациясе, Сембер өлкәсе, Сембер шәһәре, Кузнецов урамы, 10 йорт[2] |
Почта индексы | ПР597[3] |
mailto:ishakhalimov@mail.ru | |
Рәсми веб-сайт | emet73.ru |
Тарихы
үзгәртүГазет КПСС өлкә комитеты, өлкә халык депутатлары советы һәм өлкә татарларының мәгърифәтчел «Туган тел» оешмасының бергәләп имзалаган уртак карары белән дөнья күрде. 1989 елның 30 декабрендә өлкә татар газетасы «Өмет» һәм чуаш гәзите «Канаш» чыга башлаганнар.
2011 елда газета атна саен 12 битле булып чыга башлады, июль аеннан Татарстанның «Атна вакыйгалары» дип исемләнгән айлык кушымтасы да өстәлде әле, шуның нәтиҗәсе буларак, газетаның гомуми тиражы 7 мең данәгә кадәр җитте. Тираж күрсәткече буенча Русиянең өлкә татар газеталары арасында хәзер «Өмет» беренче урында тора.
Шәхесләр
үзгәртүБаш мөхәррирләр
үзгәртү- 1.01.1990-28.02.1990 – Галимҗан Насыйров.
- 28.02.1990-2025 — Исхак Хасибулла улы Хәлимов, (ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Сембер өлкәсе атказанган ММЧ хезмәткәре).
Авторлар
үзгәртүГазета белән җирле авторлар: Лена Садыйкова, Флорис Галимьянов, Равил Шәфигуллин, Рифкать Хисмәт хезмәттәшлек итә.
Танылган хезмәткәрләре
үзгәртүГазетаның барлыкка килгәндә өлкә татарларының Туган тел оешмасының беренче җитәкчесе Айрат Ибраһимның аеруча зур ярдәме тиде. Ул 1997 елга кадәр газетның хатлар бүлеген алып барды. 1995 елдан – Азатлык радиосының Сембер өлкәсендәге хәбәрчесе.
Түбәндәге исемлек – төрле вики-волонтёрларының бөтендөнья Викимәгълүмат белем базасына төркәп барган татар театр әһелләре элементлары нигезендә автоматик килеш тудырылган исемлек. Ул һичшиксез тулы түгел. Викины үз кылыгызга алыгыз, җитмәгән мәкаләләрне языгыз! Татар телле белем дөньясын үзләштерү, куллану, баету һәм ныгытуга өлешегез өчен рәхмәтләр явып торсын үзегезгә. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1990 | 1996 | Айрат Ибраһим | 1936-02-10 | Мәтәүбаш | журналист | 2019-04-18 | ||
1991 | 1992 | Дамир Таҗиев | 1965-01-05 | Яшәүче | Казан (Идел буе) федераль университеты | журналист |