Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы

Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы (ТБССР) - РСФСР составында татар белән башкорт милли дәүләтчелеген төзү буенча Совет хакимияте тәкъдим иткән варианты. Милләт Мәҗлесенең Идел-Урал Штатын төзү карарына каршы юнәлтелгән.

Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы

ТарихҮзгәртү

«Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы турындагы фәрман»ны РСФСҖның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты, Үзәк мөселман комиссариаты әзерлиләр. Аңа 1918 елның 22 мартында Иосиф Сталин, Семен Диманштейн, Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Манатов имза куялар[1].

ТБССР карамагына Уфа губернасы һәм Казан, Ырынбур, Нократ, Пермь, Самар, Сембер губерналарының татар-башкортлар күпләп яшәгән өлешләре керергә тиеш була. Булачак җөмһүриятне оештыру съездын чакыру өчен Үзәк мөселман комиссариатына Махсус комиссия төзү йөкләнә.

Советларның ТБССРны оештыру съездын ачу 1918 елның 13 сентябренә билгеләнә, ләкин ул булмыйча кала. РКП(б) ҮК Сәяси бюросының 1919 елгы 13 декабрь карары белән ТБССРны төзү турындагы фәрман гамәлдән чыгарыла[1].

ТерриторияҮзгәртү

ТБССР карамагына Уфа губернасы һәм Казан, Ырынбур, Вятка, Пермь, Самар, Сембер губерналарының татар-башкортлар күпләп яшәгән өлешләре керергә тиеш була. Булачак җөмһүриятне оештыру съездын чакыру өчен Үзәк мөселман комиссариатына Махсус комиссия төзү йөкләнә.

Моны да карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  • Давлетшин Г.М., Хузин Ф.Ш., Измаилов И.Л. Рассказы по истории Татарстана. - Казань: Магариф, 1994, - 272 с.

ИскәрмәләрҮзгәртү