Шәриф Манатов (20 октябрь 1887(1887-10-20), Чиләбе өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе1936, Смородинка, Мияс шәһәр бүлгесе[d], Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР) — башкортларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе. 1917-1918 елларда Башкорт Милли Шурасы рәисе, Башкорт хөкүмәте әгъзасы. Совет хакимияте белән хезмәттәшлек иткән өчен Милли Шурадан чыгарыла. Уфа губернасыннан Оештыручылар мәҗлесенә сайлана. 1918 елның гыйнварында Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов белән Эчке Россия Үзәк мөселман комиссариатын оештыруда катнаша, Мулланур Вахитовның урынбасары итеп билгеләнә, мәгариф, мәдәният эшләре өчен җаваплы була. 1919 елда Коммунистлар фиркасен оештыруда ярдәм итү өчен Төркиягә җибәрелә. 1920 елда РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының БАССРдагы вәкиле. 1920-елларда Төркестан АССРда Мәгариф халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы. Соңыннан Ярославль, Бакы, Ирәван, Фрунзе шәһәрләрендә фирка һәм укыту эшендә. 1935 елда фиркадән куыла, эшеннән чыгарыла. «Габдулла Тукай Петербургта» дигән истәлек язма һ.б. хезмәтләр авторы.

Шәриф Манатов
Туган телдә исем баш. Шәриф Әхмәтйән улы Манатов
Туган 20 октябрь 1887(1887-10-20)
Чиләбе өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 1936
Смородинка, Мияс шәһәр бүлгесе[d], Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Көчек (Учалы районы)[1]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе һәм Питырбур психоневрология фәнни тикшеренү институты[d]
Һөнәре журналист, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Искәрмәләр үзгәртү