Ислам Әхмәтҗанов

журналист, министр

Ислам Әхмәтҗанов, Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗанов (1948 елның 15 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Норлат) – журналист, СССР Журналистлар берлеге һәм Татарстан Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы. «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире (1978―1982), Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры (1992―1999). Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), тарих фәннәре кандидаты (1999). КФУ доценты. 2009―2014 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты.[1]

Ислам Әхмәтҗанов
Туган телдә исем Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗанов
Туган 15 апрель 1948(1948-04-15) (75 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Норлат
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале — 2023
Хөсәен Ямашев исемендәге премия

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1948 елның 15 апрелендә Татарстан АССР Буа районы Норлат авылында туган. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «журналист-политолог» белгечлеге буенча (1972), Ленинград югары партия мәктәбен (1986) тәмамлаган. Төрек, француз телләрен белә.[2] 1999 елда Казанда «Җәмгыятьне демократияләштерү шартларында Татарстанның вакытлы матбугатын үстерү, 1990-1997 еллар» (рус. Развитие периодической печати Татарстана в условиях демократизации общества, 1990-1997 гг.) темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе академик Индус Ризак улы Таһиров). [3]

Хезмәт юлы үзгәртү

1972―1978 елларда «Социалистик Татарстан» газетасында эшли.

1978―1982 елларда ― «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире.

1982―1983 елларда ― ТАССР авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитетының бүлек мөдире.

1983―1989 елларда ― «Социалистик Татарстан» газетасында үзхәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы секретарь.

1990―1992 елларда ― «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррир урынбасары.

1992―1999 елларда ― Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры.

1999―2009 елларда ― «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының директоры (2000―2009 елларда генераль директоры).

2009―2012 елларда ― «Татмедиа» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары, «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел–Пресс «полиграфия–нәшрият комплексы генераль директоры (бер үк вакытта).

2012 елдан ― «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Публикацияләренең тематикасы – Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү, журналистика проблемалары, татар теленең торышы. [4]

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге үзгәртү

2009 елның мартыннан 2014 елның сентябренә кадәр — IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының бертөрлелеген билгеләү буенча комиссиясе әгъзасы. «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы. [5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән, кызы бар.

Китаплары үзгәртү

  • Мамадыш ― яңарышта. Казан, 1989.
  • Буа ягым – Тау ягым. Буинские просторы. Казан, 2000.
  • Туган туфрак кадере (автордаш). Казан, 2003.
  • Свобода доступа к информации // Татарстанская модель: Мифы и реальность. Казан, 1997.
  • Сабантуй (автордаш). Казан, 2006.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Шамил Хамматов (1989―1992)
Татарстан Республикасы
мәгълүмат һәм матбугат министры

19921999
Аннары:
Марат Моратов

ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе буларак