Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге Республика бүләге

Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге Республика бүләге — югары журналист осталыгы, актуальлеге, җәмгыятьләре, мәкаләләрнең, теле- һәм радиотапшыруларның, фотографияләрнең әһәмияте өчен ел саен бирелә торган премия. Татарстан АССР Журналистлар берлеге идарәсе тарафыннан 1971 елның декабрендә гамәлгә куелган. Журналистлар премиясе 1991 елга кадәр бирелә.

Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге Республика бүләге
Нигезләнү датасы 1971
... хөрмәтенә аталган Хөсәен Ямашев
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Гамәлдән чыгу датасы 1991

Премия революцион хәрәкәт эшлеклесе, публицист, татарча сәяси эчтәлекле өндәмәләр, брошюралар («Үрмәкүч һәм чебен», «Беренче адым» һ.б.) авторы һәм тәрҗемәчесе, укытучылар мәктәбендәге һәм Алафузов заводындагы социал-демократик түгәрәкләр оештыручы Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев исемен йөртә. Хөсәен Ямашев Оренбургтагы «Урал» беренче легаль Татар социаль-демократик газетасын оештыручы; татар теленә тәрҗемә итүче һәм революцион әдәбият язучы буларак билгеле. Казан университетының юридик факультетынанда татар яшьләре түгәрәге белән җитәкчелек итүче.

Премияне булдыруның инициаторы Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Шәмси Хамматов була. Премия 1971 елда булдырыла. Премиянең беренче лауреатлары тарих фәннәре докторы Хөсәен Хәсәнов, бүләк большевик Хөсәен Ямашев тормышы һәм эшчәнлеге турында "Революционер-интернационалист" монографиясе өчен бирелә. Шулай ук язучы Марсель Зарипов «Кара хәзинә» очерклары китабы өчен һәм Рәис Сабиров бу китапның автордашлыгы булган өчен ала.

Журналистлар премиясе 20 ел эшләү дәверендә (1971 елдан 1991 елга кадәр) Татарстанның 63 журналисты әлеге премиягә лаек булды, хәзерге вакытта югары журналист осталыгы өчен премия алган нибары 20 лауреат яши.[1]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

«Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999

«Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Милләттәшләр Хөсәен Ямашев исемендәге Республика бүләге