Индус Таһиров

татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе

Индус Ризак улы Таһиров (1936 ел, 24 май, ТАССР, Лениногорск районы, Иске Шөгер) — күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан (1986) һәм Русиянең (1997) атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2002), Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе (1992-2002). Азнакай районының мактаулы гражданы (2004).[2]

Индус Таһиров
Туган телдә исем Индус Ризак улы Таһиров
Туган 24 май 1936(1936-05-24) (88 яшь)
Иске Шөгер, Шөгер районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ
Яшәгән урын Чехов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре сәясәтче, тарихчы-галим, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Җефет Люция, укытучы
Балалар уллары Илдар, Айрат
Ата-ана
  • Ризак (?-1944) (әти)
  • Әминә (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе (2002)
«ТАССРның 100 еллыгы» медале
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

 Индус Таһиров Викиҗыентыкта

Тарихчы буларак Индус Таһировның хезмәтләре Русиядәге инкыйлаблар һәм милли хәрәкәткә, Татарстанның милли-дәүләт төзелешенә багышланган. Галим беренчеләрдән булып милли факторның Русиянең сәяси-иҗтимагый үсешенә игътибар итә, борынгы заманнардан хәзерге вакытка кадәр татар халкының дәүләтчелек тарихын киң яктырта.

Индус Таһиров шулай ук Татарстанда 90 елларда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләрдә зур роль уйный. Ул — татар милли хәрәкәтенең әйдәп баручы идеологларның берсе. Ул суверенитет турында Декларация, Татарстан Конституциясен әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнаша.

Галим — Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе, аның Башкарма комитетының беренче рәисе. Ул татар халкының милли-мәдәни үсешенә зур өлешне кертә, диаспоралар белән элемтәләр урнаштыра.

Тормыш юлы

үзгәртү

Әлмәт шәһәрендә урта мәктәп бетерә, 1963 елда КДУның тарих һәм филология факультетын, 1966 елда КДУ аспирантурасын тәмамлый. 1966 елдан башлап укыта. 1967 елда диссертация яклап (Казанда совет хакимияте урнашуның үзенчәлекләре анализлана), тарих фәннәре кандидаты була. 1979 елда исә докторлык диссертациясен яклый. 1980 елдан профессор, КДУ тарих кафедрасы мөдире. Татарстан Республикасы халык депутаты, 1995 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 1992 елның июль аенда беренче Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе буларак, 1997 елда икенче конгресста яңадан шул ук урынга сайлана.

Гаиләсе

үзгәртү

Әтисе Ризак Бөек Ватан сугышында катнаша һәм 1944 елда һәлак була. Әнисе Әминә. Абыйсы Дамир (мәрхүм), энесе Энгель (1940).
Хатыны Люция, химия укытучысы, Татарстанның атказанган укытучысы.
Уллары: олысы Илдар, тарих фәннәре кандидаты; кечесе Айрат (мәрхүм).
Оныгы (Илдар улы) Каюм[3].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://jitely.info/kazan
  2. Тагиров Индус Ризакович
  3. Гөлназ Әхтәмҗанова. Академик мәтәлчек ата. «Гаилә һәм мәктәп», 2017 ел, 7нче (июль) саны

Чыганаклар

үзгәртү

Тышкы сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү