Татарстан суверенитеты
Татарстан суверенитеты — Татарстан суверен дәүләт булуы турында төшенчәсе.
Барлыкка килүе
үзгәртү- Шулай ук карагыз: ССРБ таркалуы һәм ru:Парад суверенитетов.
Совет чоры Татарстанда республиканы автоном статусыннан союздаш республикасы статусына күтәрү өчен иҗтимагый хәрәкәт башлана. Әммә бу карашлар КПСС тарафыннан яклау тапмый.
XX гасырнын 80 нче еллар ахырында коммунистик режим череп таркалуга барганда Татарстанда шул карашларны үтәү өчен милли хәрәкәт оеша башлый. Татарстан парламентына беренче демократия нигезендә оештырылган альтернатив сайлаулар узып милли мәнфәгәтләрне якларлык кешеләр сайлана – Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин һ.б.
Татарстан суверенитеты өчен керәшкән иҗтимагый оешмалар
үзгәртү- Бөтентатар иҗтимагый үзәге
- "Иттифак" милли бәйсезлек фиркәсе
- "Азатлык" татар яшьләре берлеге
- "Суверенитет" комитеты
- Милли Мәҗлес
Татарстан суверенитеты өчен хәрәкәте тарихы
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Татарстан сәясәте.
- 1990 елның 30 августында Татарстан республикасы суверенитеты декларациясе кабул ителә. Республика исеме ТАССРдан Татар ССР — Татарстан Республикасы буларак үзгәртелә.
- 1991 елның 12 июнендә беренче Татарстан Президенты сайлаулары уздырыла.
- 1991 елның 29 ноябрь көнендә ТССР Югары Советы бүгенге Татарстан Республикасы байрагын кабул итә.
- 1991 елның 26 декабрь — ССРБ таркалуы нәтиҗәсендә, ТР Югары Шурасы Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә аны нигезләүчеләр арасында кергән әгъза ил буларак керү декларациясен кабул итә.[1]
- 1992 елның 7 февраль — җөмһүрият исеме Татарстан Республикасы (Татарстан) буларак үзгәртеп корылган.[2].
- 1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтте. Халыкның 2/3 өлеше суверенитетны хуплады.
- 1992 елның 31 мартында Татарстан Чичәнстан белән берлектә Федератив килешүне имзаламады.
- 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы — суверен дәүләт дип белдергән Татарстан конституциясе кабул ителде.
- 1993 елның 12 декабрь — Бөтенроссия дәрәҗәсендә илнең яңа конституциясе проектын кабул итү буенча узган тавыш бирүгә кайбер Татарстан сәясәтчеләре бойкот игълан итә. Сайлауларда катнашканнар саны гадәттән тыш түбән булды (15 % тан ким[3][4]), аларның күпчелеге (74,84 %) Татарстанны РФ субъекты буларак билгеләүче конституцияне кабул итү яклы булуын белдерә.[5][6] Илкүләм тавыш бирү алдыннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы вадандашлары Россия Федерациясе ватандашлыгына ия булуларын хәтерләтеп, республика халкының ирекле килеш үз ихтыярын белдерү өчен бар шартлар тудырылганын раслады. Шулай ук, яңа РФ Конституциясы Татарстан яки кайбер башка республикаларда хуплау тапмау ихтималына карамастан, республика хөкүмәте аны гомүмән илкүләм дәрәҗәсендә кабул ителгәне аркасында хөрмәт итәчәген ассызыклады.[7]
- 1994 елның 15 февралендә “ Россия Федерациясе дәүләт хәкимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хәкимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында” шартнамәгә кул куела, нәтиҗәдә республика РФ хокуки кырына кайта.[8]
- 2002 елның мартында ТР Конституциясына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында ТР законы нигезендә ТР Конституциясының РФ Конституциясына тәңгәлләштерелгән яңа редакциясе раслана.
Шулай ук карагыз
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Декларация тексты
- Суверенитет 20 еллыгына багышланган фотогалерея 2021 елның 27 февраль көнендә архивланган.
- Суверенитетка 20 ел: сукмаклар ничек аерылды
- ↑ Декларация о вхождении Республики Татарстан в Содружество Независимых Государств.
- ↑ Закон Республики Татарстан от 7 февраля 1992 года № 1413-XII «Об изменении наименования Татарской Советской Социалистической Республики и внесении соответствующих изменений в Конституцию (Основной Закон) Татарской ССР». әлеге чыганактан 2016-01-13 архивланды. 2016-03-23 тикшерелгән.
- ↑ Протокол окружной комиссии по Татарстанскому избирательному округу 16 «Результаты всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года в Республике Татарстан» / Белая книга Татарстана. Путь к суверенитету // Журнал «Панорама-Форум». — 1996. — № 8 (Специальный выпуск).
- ↑ Итоги Всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года // Официальный интернет-портал Центральной избирательной комиссии Российской Федерации.
- ↑ Протокол Окружной комиссии по Татарстанскому избирательному округу 16 «Результаты всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года в Республике Татарстан».
- ↑ Итоги всенародного голосования по проекту Конституции Российской Федерации 12 декабря 1993 года 2012 елның 8 июнь көнендә архивланган. // Официальный сайт ru:ЦИК России.
- ↑ Анас Хасанов, Александр Гагуа. «Мы нанизаны на единую нить»: Президент Татарстана Минтимер Шаймиев предостерегает от простых решений // ru:Независимая газета. — 1993. — 10 декабря.
- ↑ «Казанский Федералист»: Договор Российской Федерации и Республики Татарстан «О разграничении предметов ведения и взаимном делегировании полномочий между органами государственной власти Российской Федерации и органами государственной власти Республики Татарстан»