Иттифак фиркасе
сәяси партия, Татарстан республикасы, Россия
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Иттифак фиркасе – 1990нчы елда барлыкка килгән татар милләтче сәяси фирка. Җитәкчесе булып Фәүзия Бәйрәмова тора. Үзәге Чаллы шәһәрендә урнаша, "Алтын Урда" исемле гәзитен чыгара. Милли Мәҗлес составында була. Хәзерге вакытка ярым таркалган.
Иттифак фиркасе | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | апрель 1990 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Иттифак әл-Мөслимин |
Нигезләүче | Фәүзия Бәйрәмова |
Җитәкче | Фәүзия Бәйрәмова |
Басма орган | Алтын Урда |
Дәүләт | Россия |
Әгъзалык | Милли Мәҗлес һәм Бөтентатар иҗтимагый үзәге |
Юрисдикциягә карый | Татарстан |
Сәяси идеология | милләтчелек, кеше хокуклары, традиционалистский консерватизм[d], Татарстан суверенитеты, пантөркичелек[d] һәм сепаратизм[d] |
Штаб-фатирының урнашуы | Чаллы, Татарстан, Россия |
Тарихы
үзгәртү- 1990 елның апрелендә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең радикаль канаты буларак оеша. Җитәкчесе булып Фәүзия Бәйрәмова сайлана.[чыганагы?]
- 1991 елның 13-14 апрелендә фирканең беренче корылтае уза.[1].
- 1992 елның 3 гыйнварында рәсми теркәлү үтә.[2].
Сәяси идеология
үзгәртүФирка Татарстанга тулы бәйсезлек яулау максатын куя. Фирканең төп идеологлары галимнәр Рашат Әмирхан, Рафаил Мөхәммәтдинов була.[чыганагы?]
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Фәүзия Бәйрәмова (22 июль 2022 ел). Фәүзия Бәйрамова: Татар конгрессының оешу тарихы. Мәдәни Җомга. әлеге чыганактан 2022-07-22 архивланды. 2022-07-29 тикшерелгән.
- ↑ Путеводители по российским архивам. әлеге чыганактан 2016-01-21 архивланды. 2022-07-29 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- “Иттифак”ка 20 ел: сәясәткә кайту теләге бар. Саша Долгов, Азатлык радиосы, 15 апрель 2011