«Алтын Урда» татар патриотик фронты

«Алтын Урда» татар патриотик фронты (Алтын Урда, Алтын Урда Татарстан Республикасының Төбәк Иҗтимагый Хәрәкәте) — татар милләтче оешмасы, Татарстанда 2012 елның сентябрендә теркәлгән булса да, аның эшчәнлеге башлану вакыты берничә ел алдан була.[1][2][3]

Оешманың барлыкка килүе татар милләтчеләре хәрәкәтенең активлыгы чорына туры килә.

Хәрәкәт идеологиясе үзгәртү

Әлеге оешма татар халкының барлык этник төркемнәрен, аларның уртак урдачылык («Ордынство») идеологиясе астында берләштерүне күздә тота. Аның төп максаты булып татар милләтен саклау һәм үстерү тора.

Күп кенә татар милли оешмаларыннан аермалы буларак, татар патриотик фронты татар суверенитеты идеясен кире какмаса да, татар халкын гомумән, саклап калу өчен көрәшә. «Алтын Урда» хәзерге Россия хөкүмәтенә карата оппозицион булып тора, чөнки оешмада катнашучылар РФ хөкүмәте төп халыкларын саклау буенча үз йөкләмәләрен үтәми, дип саный.

«Алтын Урда» ТПФ татар халкының үзаңын арттыруда төп чараларның берсе булып тора, нәкъ менә шуның өчен хәрәкәт җитәкчелеге барлык теләүчеләр өчен үз халкы тарихы буенча лекцияләр һәм семинарлар үткәрә.

Структурасы үзгәртү

«Алтын Урда» татар патриотик фронты структурасына түбәндәге органнар керә:

  • Гомуми җыелыш.
  • Гамәлгә кую советы.
  • Хәрәкәт рәисе.

Хәрәкәт уставы нигезендә хәрәкәтнең иң югары органы булып елына бер тапкыр җыела торган гомуми җыелыш тора. Хәрәкәтнең рәисе булып татар милли хәрәкәте ветераны, активист Данис Сәфәргали тора.

Оешма эшчәнлеге үзгәртү

«Алтын Урда» татар патриотик фронты Россия Ислам Университеты белән берлектә "Без Татарлар" дигән татар теле, тарихы һәм ислам белеме курслары үткәрә. [4]

Бу хәрәкәт татар халкының хокукларын яклау митингларында, мәсәлән, татар телендә мәгарифне саклау митингында, һәм чараларында даими катнаша, . Оешманың эшчәнлегенеңбер юнәлеше булып - татарларның Татарстан Республикасына күченүен җиңеләйтү тора, алар ярдәме белән 2013 елның мартына кадәр биш гаилә күченгән.[5]

2012 елның октябрь ахырында, хәрәкәт исеменнән, прокуратурага политолог Раис Сөләймановның эшчәнлеген тикшерү өчен гариза бирелә, ул берничә тапкыр хәрәкәтне сепаратизмда һәм политик алтын урдачылыкта гаепләгән[6]. Ләкин гариза нигезендә максатка ирешелми кала, прокуратура "Алтын Урда" ТПФ сүзләрен санга сукмый. Раис Сөләйманов бу гамәлләрне Данис Сафаргалиның үз-үзен пропагандалау теләге дип атаган: "Сафаргалиның мотивлары түбәндәгечә: күптән түгел ул үзенең иҗтимагый оешмасын теркәде, хәзер аңа үзен популярлаштырырга кирәк. [7] 2013 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы Рәис Сөләймановка кисәтү ясый, озакламый ул Россиянең Стратегик институтының Идел буе һәм дини тикшеренүләр үзәге башлыгы вазифасыннан азат ителә.

2017 елның августында Данис Сафаргали гомуми режим колониясендә өч елга хөкем ителә. Ул Россия җинаять кодексының дүрт статьясы буенча, шул исәптән, милләт нигезендә нәфрәт уятуда гаепле дип табыла.[8][9]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Лидера татарской националистической организации посадили на три года за экстремизм и побои.
  2. Дело лидера националистического движения «Алтын Урда» начали рассматривать по существу | ОВД-Инфо
  3. В Татарстане лидера националистического движения «Алтын Урда» «закрыли» на три года
  4. Курсы по Татарскому языку, основам Ислама и истории Татар. әлеге чыганактан 2013-04-20 архивланды. 2013-04-07 тикшерелгән.
  5. В конце прошлого года они обратились к татарскому населению с таким своеобразным призывом: «Татары — домой!» То есть ТПФ будет способствовать возвращению татар в Татарстан. И, несмотря на то, что прошло совсем мало времени, 5 семей уже откликнулись и приехали в Татарстан.(үле сылтама)
  6. Раис Сулейманов. Проект «Золотая Орда» и политическое золотоордынство в Татарстане // Агентство политических новостей, 4 сентября 2012 года
  7. «Золотая Орда» VS РИСИ // KazanWeek, 1 ноября 2012 года
  8. https://meduza.io/news/2017/08/31/lidera-tatarskoy-natsionalisticheskoy-organizatsii-posadili-na-tri-goda-za-ekstremizm-i-poboi
  9. Татарский националист осужден за посты и побои – Страна – Коммерсантъ