Шөгер районы (Татарстан АССР)

(Шөгер районы битеннән юнәлтелде)

Шөгер районы (рус. Шугурский район)— 1930 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Ленинтаудан Көньяк-Көнбатышка 25 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньягында урнашкан. Административ үзәк - Шөгер авылы.

Шөгер районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Шөгер

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Юкка чыгару датасы

1959 елның 12 октябре

Рәсми тел

татар, рус

Халык саны  (1939)

39 148 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар, мордва[1]

Мәйдан

1800 км²[2]

Тарих үзгәртү

Шөгер районы территориясе 1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязендә, 1920 елдан 1930 елга кадәр Бөгелмә кантонында урнашкан.

1930 елның 10 августында элеккеге Бөгелмә кантоны территориясендә барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына, ә 1953 елның 21 февралендә Бөгелмә өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1959 елның 12 октябрендә Шөгер районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Ленниногорск һәм Беренче Май районнарына тапшырыла.[3]

Административ бүленеш үзгәртү

1945 елга районда 21 авыл советы булган: Керкәле, Кирлегәч, Куакбаш, Кузай, Мордва Ивановкасы, Мордва Кармалкасы, Мөкмин-Каратай, Түбән Чыршылы, Яңа Иштирәк, Яңа Сережкино, Сарабиккол, Спиридоновка, Иске Варваринка, Иске Иштирәк, Иске Куак, Сугышлы, Туктар Урдалысы, Урмышлы, Федотов, Шөгер Юлтимер. Район мәйданы 1800 км² тәшкил иткән.[3]

Халык үзгәртү

1939 елда халык саны 39148 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 68%, мордва - 13,5%, руслар - 13%.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү